Белем көне белән!

2014 елның 3 сентябре, чәршәмбе
Белем көне белән! 1 сентябрь көнне  4815 баланы белем иленә чакырып кыңгырау яңгырады. Аларның 490ы аның чыңын тәүге кат ишетте. Беренче сыйныфка килүчеләрнең 314е шәһәр мәктәпләре, алардан иң күбе – 87 бала – 1 номерлы мәктәп бусагасын атлап керде. Авыл мәктәпләре арасында иң зур төркем – 12 беренчегә баручы Алшихта, 11 – Иске Суыксуда, 10 – Түбән Наратбашта. Кайбыч һәм Норлат мәктәпләренә берәр бала килде. Унберенчеләр район буенча 269 укучы. Иң күп – 550 бала шәһәрнең 2 номерлы лицеенда укый.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International