Балта белән башына сугып үтергән

2014 елның 3 сентябре, чәршәмбе
Балта белән башына сугып үтергән
УЗГАН АТНАДА район авылларының берсендә ике ир-атның ызгышы берсенең үлеме белән очланды. Районара тикшерү бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, 26 яшьлек М. үз өендә башланган кәеф-сафа коруны дәвам итәр өчен төнлә авылдашы Г. янына бара. Икәүләшеп аракы эчкәннән соң, кунак тагын эчемлек таләп итә. Моңа җавап итеп хуҗа шешәдәшенең аркасына, кулларына, башына агач борыс  белән суга. Башына балта белән  дә бирә һәм бу хакта полициягә үзе хәбәр итә. Г.га карата җинаять эше кузгатылды, ул сак астына алынды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International