Һөнәргә тугрылык

2014 елның 3 сентябре, чәршәмбе
Һөнәргә тугрылык Шушы көннәрдә генә күп буалыларга  үзәк дәваханәнең баш табибы, мактаулы хирург буларак таныш Нил Фәйзетдиновка “Фидакарь хезмәте өчен” медале тапшырылды.
Бүләкнең тикмәгә бирел-мәгәнен һәр буалы белә. Сәламәтлек саклау ветераны Нил Гомәровичның тормыш юлы күз алдыбызда. Казан медицина институтын  тәмамлаган яшь хирург хезмәт юлын Башкортостандагы дәваханәләрнең берсендә башлый. 1966 елдан бирле аның хезмәт биографиясе гел Буа районы белән бәйле. Хатыны – Әлмәт кызы педиатр Зарият белән районга кайтып төшкәч, табибның шәһәрнең Кызыл Армия урамындагы павильон тибындагы дәвалау учреждениеләрен күреп исе китә. Тоташ соры агач биналарның эчке ягы да кызыгырлык түгел. Балалар бүлеге “гинекология”, хирургия һәм терапия бүлекләре тоташкан диярлек, койка-урыннар аз. Ә менә медицина персоналы искиткеч көчле. Фәйзетдинов аларны бүген дә бармак бөгеп саный: терапевтлар Сторожева, Фомина, Егорова, дерматолог Афанасьев, фтизиатр Перепелкин, педиатр Хәйруллина, ирле-хатынлы Садыйковлар, акушер-гинеколог Нактормина, хирург Хәсәнов, бердәнбер стоматолог Демьянова. Нил Гомәрович өчен мондый легендар белгечләр янәшәсендә эшләү дәваханәнең ярлылыгын арткы планга этәрде.   Хирургның эш сәгате исәпләнмәгән. Нил Фәй-зетдинов кулыннан күпме кешеләр яңа тормыш ал-ды. Ә менә үзенә ялгыш ау мылтыгыннан аткан ир-атны коткарып калуын табиб үзенең беренче зур сынавы итеп саный. Тагын бер вакыйга хәтердә тирән сеңеп калган. Ул операция ясаган хатын-кыз Мәскәү табибларына да күренгән. Башкала белгечләре аның бик грамоталы үткәрелүен белдергәннәр. Рәхмәтле пациентның балалары, әниләре өчен сөенеп, Буага, Фәйзетдиновларга бер посылка әрҗәсе “дефицит” әфлисуннар җибәргәннәр иде.
1970 елдан район үзәк дә-ваханәсе баш табибы “камытын” кигәч, Нил Фәйзетдинов уңышлы хирургтан  хуҗалык эшләрен дә үз өс-тенә алучы күпкырлы җи-тәкчегә әверелде. Ул беренче эш итеп биналарны газ ягуга күчерде. 1980 ел-да шәһәрдә яңа дәваханә төзелде.
- Аны салуда көче кермә-гән медицина хезмәткәре калмагандыр. Табиблардан алып санитарларга ка-дәр тырыштылар. Соңрак төп бинага өстәп суд-мед экспертиза үткәрү, бала тудыру, йогышлы авырулар бүлекләре, сөт кухнясы биналары төзелде, лифт монтажланды, реанимация бүлеге ачылды, - ди элеккеге баш табиб. Бу өс-тән-өстән генә санау әле. Нил Фәйзетдиновның казанышларын әйтеп чыгу өчен кул бармаклары да җитми. Мәсәлән, беренче УЗИ кабинеты ачылды, эндоскопик операция ясалды. Ә табиблар өчен торак йорт салу – үзе бер тарих. Белгечләрне “түбәле” итүнең кискен торуын күреп, баш табиб, төзелеш оешмасы җитәкчесе белән сөйлә-шеп, дәваханә янәшәсен-дә аның төзелешеннән калган кирпечләрдән 16 квартирага “тартма” өй-дерә. Моның өчен төзүче-ләргә хезмәт автомобилен бирә. Ике катын күтәреп бетергәч, фотога төшереп, хәлне күрсәтергә Сәла-мәтлек саклау министрлыгына бара. Тәки 16 медицина хезмәткәре гаиләсен квартиралы итте җитәкче. Шул ук вакытта ул үзенең табиблык бурычларын да ташламады.
- Безнең балалар үскәндә капка беркайчан да бик-ләнмәде. Ә телефон тавышы колакларда әле дә чылтырап тора. Чөнки тәү-легенә күпме кеше ярдәм сорап мөрәҗәгать итә иде. Капканы бикләргә кешедән яхшысынмый идек. Кызларыбыз да шундый режимда үсте. Кечкенәсе  Гүзәл минем кебек үк педиатр һөнәрен сайлады. Казанда ташландык балалар приютында эшли башлаган иде, күпме үгетләсәк тә шуннан китмәде. Олысы Рушания – биолог. Япониядә эшләп кайтты, фәнни хезмәткәр, - дип сүзгә кушыла  Нил агайның гомере буе таянычы, коллегасы, “тыл”ы булган Зарият Фатыйховна.
Пенсиягә чыгарга торганда да тынгылык бирмәделәр Нил агайга – республика балалар соматик санаторие баш табибы итеп билгеләделәр. Ә Буа медицина училищесында Нил Фәйзетдинов дәресләре инде традициягә кергән. Фәләненче еллардан бирле бүгенге көнгә кадәр студентларга үз һөнәре сер-ләрен өйрәтә ул. Кызыклы, мавыктыргыч итеп үткәрә белә дәресләрен, диләр аның турында студентлар.
Нәкъ менә шундый фидакарь, легендар кешегә югары дәүләт бүләген тапшыру гаҗәп түгел. Мондый үз эшенә  тугрылык сирәк кешегә бирелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International