Татарстанда быел тимер юлда сигез юл-транспорт һәлакәте булды. Фаҗигаләрнең барысында да тыючы светофор сигналына карамастан тимер юлны аркылы чыгучы йөртүчеләр гаепле.
Август башында Иске Мәртле авылы янындагы тимер юлны аркылы чыгу урынында “ВАЗ-2114” автомобиле йөк поезды белән бәрелеште. Бәхеткә, кисәтүче сигналны санга сукмаучы йөртүче исән калды.
Тимер юлны аркылы чыгу кагыйдәләрен үтәмәү, ябык яисә ябылучы шлагбаумга, светофорның, кизү торучының кисәтүче сигналларын игътибар итмичә, тимер юлда туктау һәм басып тору 1мең сум күләмендә административ штраф яисә өчтән алты айгача йөртүче таныклыгыннан колак кагу белән яный. Кагыйдә бозу кабатланганда йөртүче “права”сы 1 елга алыначак.