Бәрәңге уңмады быел

2014 елның 3 сентябре, чәршәмбе
Бәрәңге уңмады быел
Корылык аркасында күпчелек бакчаларда бәрәңге сабагы июль ахыры-август башында ук корыды. Шуңа халык “икенче икмәк”не гадәттәгедән иртәрәк алырга кереште. Яңгырларга кадәр күпчелек бакчалар бушап та калды. Уңышның кайда ничек чыгуын районның төрле авылларына шалтыратып белештек.

Ишелеп уңган бәрәңге  алучылар юк диярлек. Без хәбәрләшкән авыллар арасында Теңкәштә һәм Янтуганда  уйсу урыннардагы  дымлы  бакчаларда гына шактый әйбәт чыккан ул.
- Безнең үзебездә “невский” сортлысы вак, иртә өлгерүче һәм кызыл бәрәңге эре булды,- ди Янтуганнан Гөлсария Гайнетдинова. Алших авыл җирлеге башлыгы Сергей Киргизов әйтүенчә, биредә урманга якын урнашкан урамнарда яшәүчеләр бакчалары комлы булу аркасында “уңмаганнар” быел. Хәер, кара туфраклы  авылларда  да хәлләр мактанырлык түгел.
- Яздан алып яңгыр яумады бит. Шул сәбәпле бәрәңге башта тишелмәде, аннан үсә алмады, җәй уртасында корып китте. Уңыш булмыйсы алдан ук билгеле иде. “Икенче икмәк”нең чыгышы да аз, вак та,- диләр Шәмәк, Кайбыч, Әлши, Яшевка, Югары Лашчы авылларында яшәүчеләр. Исәк, Әлки авылларында да  начар ул. Ә менә “удача” сортын игүчеләр отканнар.
Зур Фроловода ничәнче ел инде вак бәрәңге ашарга мәҗбүрләр.  Быел булган кадәресе кызу туфракта пешеп тә киткән.
- Безгә якын урнашкан Каенлыкта чыгыш яхшырак. Орлык начардыр дип, чәчүлекне алардан алучылар да бәрәңгесез калды. Яңгыр яумау гына түгел, җиребез дә уңдырышсызга әверелгән  ахрысы,- ди Зур Фролово авыл җирлеге секретаре Вера Антипова. Каенлыкка да шалтыраттык. Әсхәт Садриевтан елына күрә начар түгел, былтыргы белән чагыштырганда кимрәк, дигән җавап ишеттек. Зурфроловолылар кебек яңгыр бер дә яумаган кызу җәйле 2010 елдан бирле бәрәңге күрмәгән авыл тагын бар. Ул – Аксу. Күпчелек хуҗалыкларда буразналарны “каралтып” кына чыкканнар. Монда күпләрне коткарган “удача” да “удачный” булып чыкмаган. Халык бигрәк тә чәчүлеккә җитмәс, дип кайгыра. Ярый әле авылларында бәрәңге игүче фермерлар бар. Мәсәлән, Илсур Йосыпов 15 тонна реализацияләргә өлгергән инде. Ул берничә төрле сорт игә, “икенче икмәк”кә су да сиптергән, шуңа бәрәңге эре, чыгышы күп булган.
Быел, уңыш аз булгач, бәрәңге бәясе 10 сумнан төшмәс диләр. Бүген аның килограммын кибетләрдә 18, базарда 13-15 сумнан алырга була.
Әлфия Шәрәфетдинова,
Әлфинур Йосыпова.
Хәмит Гыйматдинов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлегенең игенчелек буенча консультанты:
- Иген культураларын кебек үк бәрәңгенең дә берничә сортын игәргә кирәк. Корылыкка чыдамы да, дымнан курыкмаучысы да булсын. Шул чакта берникадәр уңышка өметләнергә мөмкин. Чәчүлек өчен тавык йомыркасыннан вак булмаган, киселмәгән, яраланмаган, черемәгән шома бәрәңгеләрне сайлау мәслихәт. Сүз уңаеннан, эреләрен кисеп утыртканда пычакны даими рәвештә марганцовка эремәсенә тыгып алырга кирәк булачак. Орлыкны базга салганчы кояшта яшелләндерсәң яхшы. Моны яз көне дә эшләргә ярый. Быелгы кебек корылыктан буразналар арасына вакланган салам салып чыгу коткарачак. Болай эшләү чүп үләннәрен дә үстерми. Яңгыр кытлыгы булганда җылы су сибәргә ярый. Бары тик буразна арасына гына.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International