“Эшләпәле”ләр сезоны ачык. Гөмбә бизнесы да башланды. Базарда 3 литрлы банкада маринадланган гөмбәне 350-400 сумга, ә Казан – Ульяновск юлы кырыенда яңа өзелгәннәренең 10 литрлы чиләге 300-350 сум тора.
Быел гөмбә күп, кышлык запаска да, сатарга да җитә. Уңышны кәрҗинләп түгел, капчыклап җыялар. Бигрәк тә майлы һәм йөнтәс гөмбәләр уңган. Аларны халык Ырыңгы авылы янындагы урманнан җыя. Татар Буасы, Кыят, Күл Черкене, Тәтеш районының Келәш авыллары янындагыларында ал, каен, усак гөмбәләре бихисап, диләр. Ә шампиньоннарны кыр ышыклау полосаларында эзләп табарга була. Мөкерле авыл җирлеге башлыгы Валерий Носов белдерүенчә, бу яктагы урманда ел да гөреҗдә күп була. Халык тиздән опята җыярга барачак. Анысына иртәрәк әле, диләр тәҗрибәле гөмбәчеләр, андый деликатес сентябрь ахырына-октябрь башына өлгерергә тиеш.
Кайдан өзәргә?
Кәрҗин тотып гөмбә җыярга чыгучыларга көпшәк, черемәле туфраклы җирләрне сайларга кирәк. Яңгыр явып киткәннән соң, берничә сәгатьтән гөмбәләр яхшы күренәчәк. Бервакытта да транспорт юлы кырыеннан, оешма-предприятие территориясеннән җыярга ярамый. Чөнки гөмбә, лакмус кәгазе сыман, барлык зарарлы матдәләрне үзенә сеңдерә.
Стажлы гөмбәчеләргә иярегез
Әгәр дә бу өлкәдә тәҗрибәгез юк икән, урманга стажлы гөмбәче белән барыгыз. Үзбуйлап, тәгаен аның ашарга яраклылыгын белмичә өзү куркыныч. Нык пычраганнарын, артык өл-гергәннәрен яисә кортлаганнарын җыярга кирәкми. Гөмбәне өзеп алганнан соң каты төпле савытка (пластмассадан эшләнгәннәргә җыярга киңәш ителми, чөнки аңарда һава алмашы начар), иң яхшысы кәрҗингә эшләпәсен аска каратып куярга киңәш ителә. Аларны пычак белән кисәргә кирәк, шулай булганда җирдәге пычрак эләкми. Әгәр дә мондый коралыгыз юк икән, гөмбәне өзәр алдыннан селкетеп торыгыз.
Эшкәртәбез
“Эшләпәле”ләрнең тиз бозыла торган гадәте бар. Шуңа да аны өйгә кайткач ук эшкәртә башларга кирәк. Уңышны каты өслеккә җәеп салгач, начарларыннан арындыралар, кат-кат су белән юалар, аннан ярты сәгать чиста суда тотып, тозлы суда озаклап кайнаталар.
Табиб киңәше
Гөмбә белән агулангач, кискен эч авырту, косу, диарея башлана. “Ашыгыч ярдәм” медицина бригадасы килгәнче, үз-үзеңә ярдәм итү чарасын күрә башларга кирәк. Сыек марганец эремәсе салынган (активлаштырылган күмер өстәргә дә мөмкин) катнашманы күбрәк эчеп, косарга тырышыгыз. Авыруны яткызып, аягына, корсагына җылыткыч (грелка) куярга, сөт, бал белән бик куе чәй, кофе бирү зарур.
Әлфинур ЙОСЫПОВА.
Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе белдерүенчә, быелгы сезонда 26 татарстанлы гөмбә белән агуланырга өлгергән. Агулы гөмбәне үзе җыеп, үзе консервлап ашаган берсе үлгән. Каза күрүчеләр каен, майлы, кәҗә гөмбәсе, ал гөмбә ашаганнар.
Агуланучыларның 12се – балалар. Алар күбесенчә ата-аналарның ваемсызлыгы аркасында дәваханәгә эләккәннәр. Гөмбәдән агуланучылар арасында хәтта ике (!) яшьлек сабый да бар. Ә табиблар 14 яшь тулмыйча гөмбә ашарга кушмый. Тимер юл, автомобиль юлы буйларында, шәһәр эчендә үскән гөмбәләрнең агусызлары да организм өчен куркыныч.