Балалар бүленми...

2014 елның 26 сентябре, җомга
Балалар бүленми...
Телевизор экранында бер рекламага игътибар итәм: балаларны исәннәргә һәм инвалидларга бүлеп булмый, чөнки алар алай бүленми дигән акыллы фикер әйтелә анда. Минем сүзем шәһәрнең 1 номерлы мәктәбендә оешкан коррекция сыйныфлары турында иде. Биредә дә мөмкинлекләре чикләнгән укучыларга әйбәт мөнәсәбәт хәтта күздән яшьләр китерде.

“Ма-ма”  
М хәрефе белән
Әлеге сыйныфларның берсе турында редакциягә килеп, анда укучы балаларның әти-әниләре җылы итеп сөйләде. Алар визитыннан соң мин дә әлеге сабыйларны күреп кайтырга булдым. Яшь, мөлаем укытучы Людмила  Исаева, нинди йомыш белән килүемне аңлаткач, дәрескә чакырды.
- Фикерләү дәрәҗәсе төр-лечә булган инвалид балалар өчен быел да коррекция сыйныфы оешты. Бы-ел тирәнрәк укыту таләп ителгән 4 укучы өчен ае-рым сыйныф ачылды.  Ае-рым булгач, уңайлырак. Чөнки бу балалар аеруча эмоциональ. Берсенә күб-рәк игътибар бирсәң, икенчесе шунда ук үпкәли, - дип сөйләп китте педагог. Сабыйлар өчен хәтта укытучының нинди төсле кием киюе дә мөһим.
- Иртәгә кызыл күлмәгегезне киеп килегез әле, - дип үтенәләр алар педагогтан. Күрәсең, ачык төсләр кү-ңелләрен күтәрә.
Бүген дәрескә икәү генә килгәннәр, М хәрефен өй-рәнәләр. Укытучы йомшак кына сөйләп сораулар бирә:
- Балалар, иң яраткан кешегез кем?
- Ма-ма, ба-буш-ка, - дип сузалар балалар көчкә аң-ларлык итеп.
- Бу сүздә М хәрефе бармы?
Җавап урынына балалар елмаеп башларын кагалар һәм “ма-ма” сүзен иҗекләп кабатлыйлар. Шулхәтле теләп әйтәләр, әни алар өчен кояш та, тормыш та, иң зур җылы да. Сыйныф бүлмәсендә тыныч, рәхәт. Бернинди киеренкелек юк, бала үзен иркен тота. Фикерен дә җиткерә.
Беркүпме вакыт үткәч, кү-рәм, балалар арыды. Пар-тага башларын салып, ял итә башладылар. Укытучы шунда ук аларны “физкультминут”кага чакырып, музыка куйды. Берничә минутлык ял арыганны язды.
Алар шул рәвешле укучылар әлеге коррекция сыйныфында 4 ел эчендә укырга, язарга, һәм санарга өйрәнәчәкләр. Кем күп-ме дәрәҗәдә булдыра.
Зуррак бүлмә,
физкультура
кабинеты кирәк
Шул ук көнне дәрес вакытында икенче төркемдә дә булырга өлгердем. Укытучы Гөлчәчәк Хәлилова ми-ңа арткы партадан урын күрсәтте. Биредә гадәти сыйныфтагы кебек. Балалар укытучыны тыңлыйлар, сорауларга җавап би-рәләр, укый-язалар. Монда да һәр укучыга аерым якын килү кирәк. Арада 4 ел укып та, хәреф танымаучылар бар иде. Укытучы ярдәме белән кызчык хә-зер иҗекләп укый.
- Хәзер инде нормага якынлашабыз – 1 минутка 30дан  күбрәк сүз укыйбыз,- ди укытучы. Педагог укучылары турында сә-гатьләр буе җылы итеп сөйләргә әзер.
Дөрес, мөмкинлекләре чикләнгән балаларга сәла-мәтләр янында укуда бертигез өлгерү авыр икәнлеген истә тотып, махсус сыйныфлар ачылу бик әй-бәт. Ләкин алар өчен сыйныф бүлмәсе кысанрак, дәвалаучы физкультура кабинеты да кирәк. Бу хакта мәктәп директоры да, укытучылар да беравыздан әйтәләр. Тагын шул рекламаны искә төшерәм: балалар бүленми, сәла-мәтләре һәм  саулыклары чикләнгәннәр өчен дә уңайлы шартлар булырга тиеш.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International