Җөе киткән чалбарны кибетчегә кире бирергә ярыймы? Кер юу машинасын ремонтка алгач, аның урынына машина биреп торырга тиешләрме? Сатучы кассада сумканы тикшерде, ул хаклымы? Моннан бер ай элек газета укучыларга кулланучы хокуклары бозылу турында сораулар бирүләрен үтенеп мөрәҗәгать иткән идек. Менә шуңа охшаш эчтәлекле сорауларыгызны алдык һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органының әйдәп баручы белгече Рөстәм ХӘБИБУЛЛИНның аларга җавап бирүен оештырдык.
“Буадагы бер кибеттән мотоблок сатып алган идек. Ике атна эшләде. Аннары ремонтка тапшырдык. Кибет хисабыннан төзәттеләр. Тагын ике атна гына эшләде һәм җимерелде. Алга таба нишләргә?
Г. САБИТОВА.
Буа шәһәре.”.
- 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе законы нигезендә сатып алынган техник катлаулы товарда җитешсезлекләр килеп чыкканда сатып алучы са-ту-алу килешүен өзеп, унбиш көн эчендә товар өчен түләнгән сумманы кире кайтаруны яисә аны шундый ук маркадагы тиңдәш товарга яки, бәясен яңадан исәпләп, башка маркадагыга алмаштыруны таләп итәргә хокуклы. Унбиш көн узган очракта товарда җит-ди җитешсезлекләр табылганда, төзексезлекләрне төзәтү аркасында товарның гарантия срогының һәр елында җәмгысе 30 көннән күбрәк вакытта аны кулланып булмаганда югарыда телгә алынган таләп-ләрне куеп була.
“Кер юу машинасы җимерелгәч, кибет аны гарантияле ремонтка озатты. Миңа шул вакытка куллану өчен башка кер юу ма-шинасы биреп торырга тиешләрме?
И. ГАЗИЗОВА.
Буа шәһәре.”.
- Әйе. Закон буенча сатучы, кулланучы гарантияле ремонтка җибәрелгән кер юу машинасы урынына аны төзәтү чорына башкасын биреп торуны таләп итсә, өч көн эчендә шундый ук төп куллану үзенчә-лекләренә ия машинаны түләүсез бирергә тиеш. Китерү дә кибет хисабыннан.
“Кибеттән кер юу машинасы сатып алганда өс-тәмә гарантия өчен дә сертификат рәсмиләштердем. Моның өчен акча түләдем. Өч елдан соң машинаның зур булмаган төзексезлеге буенча гарантияле ремонтлауны сорап кибеткә бардым, сертификатны күрсәт-тем. Миңа әлеге сервис предприятиесе белән килешүебез өзелде, дип ремонтлаудан баш тарттылар. Нигә өстәмә гарантия алайса?
И. ШАКИРОВ.
Буа шәһәре.”.
- Бер товарны сатып алганда башка товарларны (хез-мәт күрсәтүләрне) сатып алу шарты куярга ярамый. Сатып алучының товарны (эш, хезмәт күрсәтү) ирекле сайлауга хокукын бозу аркасында килеп чыккан чыгымнарны сатучы тулы күләмдә капларга тиеш. “Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы законның 16 маддәсенең 3 пунктында исә сатучы кулланучының ризалыгыннан башка өстәмә эшләр, тү-ләүле хезмәт күрсәтүләр тага алмый. Сатып алучы алардан баш тартырга хокуклы, әгәр инде түләнгән булса – акчаны кире кайтаруны, диелгән.
“Күпләп сату” исеме астында сатылучы товарлар кире кабул ителми һәм алмаштырылмый, дип ишеттем. Дөресме?
Ә. ӘГЪЛӘМОВА.”.
- Монда бер нәрсәгә игътибар бирергә кирәк. Әгәр товар сыйфатсызлыгы аркасында арзанайтылган икән, сатучы сатып алучыга бу хакта мәгълүмат бирергә тиеш. Телдән генә түгел, язмача рәвештә. Бу очракта сатып алучы товарның алдан әйтелгән җи-тешсезлеге буенча бернинди дәгъва белдерә алмый. Исегездә тотыгыз: “Күпләп сату” игъланы янә-шәсендә “Ташламалы товар кире кабул ителми һәм алмаштырылмый” дип язу гына юридик көчкә ия түгел һәм сатучы брагы ачыкланган әйберне кире кабул итүдән һәм алмаштырудан баш тарта алмый. Шулай ук җитешсезлеге алдан әй-теп сатылган товарда яңа җитешсезлекләр табылса, сатып алучы аннан кыю рә-вештә алмаштыруны яи-сә кире алуны таләп итә ала.
“Кибеттән кием сатып ал-дым. Өч көннән соң тегелгән урыннан җөйләре зурайды. Чек кулымда, әмма киемнең биркасын, этикеткасын кисеп алдык, шнурын үземә яраклы итеп кыскарттым. Бу очракта мин киемне кире кибеткә тапшыра аламмы?
Ә. РАСЫЙХОВА.
Буа шәһәре.”.
- Бу очракта Сез әлеге киемне шундый ук маркадагыга алмаштыруны; сатып алу бәясен кабат исәпләп, башка маркадагы шундый ук товарга алмаштыруны; бәясен киметүне; җитешсезлекне түләүсез читләштерүне яисә башка кеше төзәткән өчен түләүне каплауны; сату-алу килешүен өзеп, аның акчасын кире кайтаруны таләп итә аласыз.
“Ремонт остаханәсендә кер юу машинасының запас частен алмаштырдылар. Ләкин иске детальне кулыбызга бирмәде-ләр. Безгә аның яңасына алмаштырылганына ничек ышанырга?
Ә. ЙОСЫПОВА.
Буа шәһәре.”.
- Иске (алмаштырылган) детальләрне кире кайтару мәсьәләсе заказчы һәм хезмәт күрсәтүче арасында алдан сөйләшенергә һәм бу башкарылган ремонт эшләре килешүендә күрсәтелергә тиеш.
“Кибеттә кассага чиратта тора идем. Алдымда баскан сатып алучыны сумкасын ачып күрсәтүне сорадылар. Ул күрсәт-мәде һәм үз адресына дорфа сүзләр ишетте. Бу очракта сатып алучы хаклымы, әллә сатучымы?
И. ГАЯЗОВА.”.
- Сатып алучының сәүдә залына кергәндә шәхси әй-берләрен саклау камерасына тапшыруы мәҗбүри түгел. Бу ирекле. Сумкаларны камерага тапшырырга кушучы кибет хез-мәткәрләре Гражданнар кодексының 421 маддәсендә язылган килешү төзү иреге принципларын бозалар. Шулай ук кибеткә кер-гәндә, чыкканда сумканы күрсәтү таләбе дә законсыз. Шәхси әйберләрне, урлау факты ярылып ятканда һәм видеотасмада теркәлгән очракта да, ба-ры тик хокук саклау органнары хезмәткәрләре генә тикшерә алалар.