Каршы тора белергә кирәк

2014 елның 3 октябре, җомга


Коррупция – дәүләткә, иҗтимагый тормыш тотрыклылыгына куркыныч янаучы кат-лаулы социаль күренеш. Аңа үзенеке булмаган нинди дә булса ресурсларга үз ихтыяры буенча идарә итү власте бирелгән теләсә кем дучар була ала. Мәсәлән, чиновник, депутат, судья, эчке эшләр органы хезмәткәре, имтихан алучы, табиб, администратор, вазифаи зат...

Шунысына игътибар итәр-гә кирәк, закон тарафыннан муниципаль хезмәт-кәрләргә муниципаль хез-мәткә бәйле тыюларны һәм чикләүләрне үтәүгә юнәлтелгән таләпләр куела. Алардан коррупциягә каршылары булып алар буенча керем алу мөмкин булган кыйммәтле кәгазь-ләр алуны, бүләкләр, акчалата бүләкләр, ссуда, хез-мәт күрсәтүләр рәвешендә бүләкләр алуны, күңел ачуны, ял итүне, транспорт чыгымнары өчен түләү алуны, эшмәкәрлек эшчәнлеге белән шөгыльләнүне тыю тора. Аеруча зур игътибар физик һәм юридик затлардан вазифаи бурычларны үтәү белән бәй-ле бүләкләр алуны тыюга бирелә. Ул муниципаль хезмәткәрләр хезмәт бе-лән бәйлеләреннән тыш гаилә, дуслык һәм башка элемтәләр нигезендә ае-рым затларга өстенлек бирмәсен, файда алырга теләүчеләргә карата бурычлы булмасын өчен билгеләнгән. Аны бозучылар исә дисциплинар, административ, хәтта җинаять җа-ваплылыгына да тартыла алалар. Хезмәткәрләрдә коррупциягә карата тискәре мөнәсәбәт формалаштыру максатында җирле үзидарә органы җитәкчелеге тарафыннан семинарлар оештырыла, коррупциягә каршы тематика буенча лекцияләр укыла, коррупциягә каршы тору турындагы законнарның төп положениеләре аңлатыла, мондый хокук бозулар өчен юридик җаваплылык мәсьәләләре тикшерелә, төрле конфликтлы ситуацияләр һәм аларны чишү механизмнары карала, бәйсез тестлаштырулар үткәрелә. Профилактикалау максатында ел саен гражданлык хезмәткәрләренең һәм аларның гаилә әгъзаларының керемнәре, 2013 елның 1 гыйнварыннан алып чыгымнары да исәпкә алып барыла.  Бу хакта мәгълү-матны Буа муниципаль районы сайтында табарга була, ул һәркем өчен ачык.
Хезмәт эшчәнлеге барышында хезмәткәрнең ае-рым функцияләрне башкаруы белән бәйле  мәнфә-гатьләр конфликты хәле килеп туганда ул вазифаи бурычын үтәүдән читләштерелергә дә мөмкин. Мә-сәлән, шәхси кызыксыну белән бәйле затларга, ягъни туганнарына, башкаларга карата контроль-күзәт-челек яки теркәү эшләре барышында мәнфәгать-ләр  конфликтын бетерү максатында. Ә конфликтны бетерү буенча чаралар күрергә теләмәве аркасында аңа карата ышаныч юкка чыкканда эштән чыгарыла да ала. Муниципаль хезмәткәр муниципаль эшчәнлектән бушаган вакытларда башка түләнүче эш-не башкарырга теләгәндә, бу хакта алдан җитәкчегә хәбәр итәргә бурычлы. Болай эшләү бу очракта мән-фәгатьләр конфликты бу-лу-булмавын ачыклау өчен кирәк.
Шунысын әйтергә кирәк, Буа районы җирле үзидарә органнарында намуслы һәм әдәпле, профессиональ яктан грамоталы, югары квалификация та-ләпләренә җавап бирүче, хезмәт имиджына һәм дәү-ләт һәм муниципаль хез-мәт күрсәтүләр сыйфатына битараф булмаган белгечләр эшлиләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International