Эшлисе килә!

2014 елның 9 октябре, пәнҗешәмбе
Эшлисе килә! Эшлисе килә!


Кайбер категория гражданнарны хезмәт урыннары белән тәэмин иткәндә эш бирүчеләргә отышлы тәкъдимнәр бар, дип белдерә шөгыль үзәге хезмәткәрләре. Нинди? Әлеге материалда шуны ачыкларга булдык.
Тик, үзәкнең әйдәп баручы белгече Рәзинә Усманова белдерүенчә, инвалидларны, яңа диплом алган белгечләрне, төрмәдән чыгучыларны, күченеп эшләүчеләрне отышлы шартларда эшкә кабул итүне күздә тотучы законнарның кайберләре берничә ел га-мәлдә булса да, районда аларны кулланырга теләүчеләр аз әлегә.
Мәсәлән, эш бирүчегә инвалидны эшкә алганда аңарга хезмәт урынында уңайлыклар булдыру һәм җиһазлар сатып алу өчен чыгымнарны каплауга  рес-публика бюджетыннан һәр эш урыны өчен 100 мең сумга кадәр акча бүлеп бирелә. Эш бирүче һәм шөгыль үзәге арасында бу хакта килешү төзелә. Иң мөһиме эш урыны даими булырга тиеш. Инвалидка уңайлы шартлар булдыру өчен бүлеп бирелгән акчага алынган җиһазлар 3 елдан соң эш бирүченеке булып саналачак.
Бүген шөгыль үзәгендә  мөмкинлеге чикләнгән 20 кеше чиратта тора. Араларында югары белемле, эш тәҗрибәсе булган белгеч-ләр дә бар. Тик быел да, узган ел да шундый шартлар белән аларны эшкә алырга теләк белдерүче-ләр булмаган. Моннан берничә ел элек   шәхси эшмә-кәр үз оешмасына мөмкинлеге чикләнгән хезмәткәрне бухгалтер вазифасына эшкә алды.  Бүлеп бирел-гән акча средстволарын җиһазлар, компьютер сатып алуга тотты.
Шундый мөмкинлекләрнең икенчесе – профессиональ белем бирү оешмаларын һәм югары уку йорт-ларын тәмамлаган яшь-ләрне эшле итү, эш бирүчеләрне стимуллаштыру хисабына үзәктә чират торучыларны эш урыннары белән тәэмин итү. Бу яшь белгеч диплом алганнан соң  беркайда да эшлә-мәгән очракта гына мөм-кин. Эш бирүче вуз чыгарылышын шөгыль үзәге юлламасы буенча башта вакытлыча эшкә ала. Аның хезмәт хакы ике минималь хезмәт хакы зурлыгында билгеләнә. Рәзинә Усманова белдерүенчә, әлеге сумма бүгенге көндә 11мең 108 сум тәшкил итә. Хез-мәт хакының яртысы  (5554 сум) шөгыль үзәге аша тү-ләнәчәк. Әлеге суммага иминиятләштерү кертем-нәре өчен түләүләр дә өс-тәлә. Аңлашылганча, бу яшь белгечләрне эшкә алганда сайлау алдында калган эш бирүче өчен дә уңайлы. Мәсәлән, бүген шөгыль   үзәгендә шундый 2 дипломлы яшь белгеч чират тора. Узган ел һөнәр училищесы тәмамлаган берәү (ашчы) юллама буенча эшкә урнашып, тырыш, булдыклы кадр булганга,  даими хезмәт урынында калды.
Өченче категория булып, әйткәнебезчә, иректән мәхрүм итү рәвешендә җә-за бирү учреждениесеннән кайтучылар тора. Рәзинә Усманова монда да эш бирүче белән  ике арада вакытлыча хезмәткә урнашу турында килешү төзелергә тиеш, ди. Россия Федерациясе законы нигезендә хезмәт хакы ике минималь  күләмдә билгеләнә. Ягъни 11 мең 108 сумның яртысын эш бирүче, ә 5554 сумын, шуңа өстәп иминиятләштерү кертемнәрен дә шөгыль үзәге аша каплана. Бүген мондый язмышлылар арасында эш эзләүчеләр күп түгел. Нибары 1 кеше чират тора. Әлегә туры килүче эш тәкъдим итүче юк.
Соңгысы – төрле сәбәпләр аркасында китеп эшләүче гражданнарга финанс яр-дәм күрсәтү  турында. Рә-зинә Усманова белдерүенчә, китеп эшләргә теләге булучыларны шөгыль үзәге юллама буенча Казан шәһәрендәге МОП “Метроэлектротранс” оешмасында слесарь һәм кондуктор вазифаларында эшкә урнаштыру мөмкинлеге бар. Килешү 3 айга төзелә. Монда әлеге предприятие тулай торагында яшәгән өчен түләү  һәм 1 сезонга (3 айга) бару һәм кайту чыгымнары да шө-гыль үзәге аша финанслана.
Кыскасы, эш тә, шартлар да бар. Бу мәгълүматлар эш эзләүчеләргә генә тү-гел,  вакансияләр булган оешма-предприятиеләр җитәкчеләре, кадрлар белгечләре, шәхси эшмәкәр-ләр өчен дә мөһим. Чөнки югарыдагы тәкъдимнәр алар өчен икеләтә отышлы – кирәкле кадрлы һәм финанс яктан да ярдәм булачак. Шулай да иң мөһиме булып эш эзләүченең шө-гыльле булуы кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International