Ике телне дә яхшы бел

2014 елның 17 октябре, җомга
Ике телне дә яхшы бел

Ике телне дә яхшы бел


Татарстан Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы “Татарстан Республикасы сәүдә предприятиеләре хезмәткәр-ләре арасында ике дәүләт телен куллану” дигән конкурс игълан итте.
Аның максаты сәүдә хез-мәткәрләрен профессиональ яктан үстерүдән, дәү-ләт телләрен хезмәт эш-чәнлегендә куллану тәҗрибәсен  таратудан гыйба-рәт. Моның бездә никадәр актуаль булуын сәүдә хезмәткәрләренең дәүләт телләрендә ни дәрәҗәдә аралашуларын үзебез тикшереп карарга булдык. Гади сатып алучы ролендә сәүдә нокталарына юл алдым. Шәһәр үзәгендәге азык-төлек кибетләренең берсендә  рус телендә ге-нә аралашучы сатучы-консультанттан киштәләргә кисеп куелган сырларның кайда җитештерелгәнлеге турында кызыксынам:
- Нигә ул мәгълүматны язмыйсыз,- дим. Телне аң-лый әңгәмәдәшем, тик татарча җавап кайтара алмый.
- Вся информация вот здесь,- дип киштәләргә кыстырып куелган мәгълү-мат кәгазьләренә күрсәтә. Болай булгач, аңлашырга мөмкин әле. Ә менә икенче сәүдә ноктасында  сатучы егет белән товарны  болайрак сайладык:
- Сездә сатуда мендәрләр бармы ?- дип сорыйм. Товар сатучы ләм-мим. Урын-җир әйберләре ягына табан атлагач артымнан иярде.
- Әйтә алмассызмы, аларның эчләренә нинди материал тутырылган? –дигәч, ул русча сөйләшүемне сорады. Миңа бу авыр түгел. Ә бер авыз русча белмәгән өлкән кешегә нишләргә? Шул ук вакытта рус телен-дә генә аралашучы сатып алучы өчен сатучының бу телне яхшы белүе мөһим. Беләм, күп кибетләрдә сатучылар ике дәүләт телен-дә дә җиңел аралашалар. Аларның күпчелегендә, бигрәк тә махсус товарлар сатучы сәүдә предприятиеләрендә бу мәҗбүри таләп. Анда хезмәткәрләрне сайлап алалар. Конкурс менә шундыйлар арасында үткәрелә дә инде.
Бәйгегә килгәндә, анда сәүдә мәйданы 500 квадрат метрдан кимрәк һәм күбрәк булган азык-төлек, азык-төлек булмаган, катнаш ассортиментлы товарлар сатылучы кибетләр хезмәткәрләре түләүсез нигездә катнаша ала. Конкурс ике этаптан тора. Беренче сайлап алу туры чит-тән торып үткәрелә. Мо-ның өчен таләп ителгән документлар пакетын һәм иҗади эшне быелның 24 октябренә кадәр Казан шә-һәре, Кремль урамы 25\22, 12 номерлы кабинет яисә konkurs_mpt@ mail.ru электрон адресы буенча Г. В. Плеханов исемендәге Россия икътисад университетының Казандагы институтына җибәрергә була. Барлык эшләр арасыннан эксперт төркем иң яхшы дип тапкан 36 эшне сайлап алачак. Бәйгенең икенче йомгаклау этабы анда быелның 20 ноябрендә оештырылачак. Катнашыгыз һәм җиңегез.
Бәйге турында тулырак мәгълүматны www.mpt. tatarstan.ru (Кадровая политика Республиканские конкурсы) яисә www.kirgteu.com (Конкурс) сайтларыннан табарга була!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International