Үзебезнең сыер коткарачак

2015 елның 21 гыйнвары, чәршәмбе
Декабрь ахырында кибет киштәләрендә азык-төлеккә бәяләрнең сәгатьләп югарыга үрмәләвен Яңа ел алды ыгы-зыгысына сылтадык. Бәйрәмнәр артта калды, ә бәяләр һаман арта. Бу, чынлап та, доллар һәм евро артуга бәйлеме, әллә сатучы намусындамы? Әлеге язмада шуны ачыкларга булдык.

Кичәге
һәм бүгенге бәяләр

Аз майлылыклы сөтнең 1 литрын 28 сумнан сатып ала идек, хәзер – 34 сумнан, каймак бәясе 47 сумнан 52 сумга, каптагы эремчекнеке 37 сумнан 45-65 сумга менде. Сырларның иң гадиенең дә килограммы 380 сум тирәсендә тирбәлә. Дөрес, Буа атланмае әле иске бәяләрдә калды – сортына карап 220 һәм 320 сум тора. Ә үсемлек майларының литры 80 сумга якын. Җиләк-җимеш бәяләре “тешли” башлады. Килосы 42 сумлык әфлисун 60 сум, банан 65 сум, үзебездә үскән алма 78 сум тора. Аларга үз җиребездә үскән яшелчәләр дә “иярде”. Кәбестәнең килосы – 32 сум, кишернең – 38 сум, суганның – 28 сум. Дөгенең 800-900 граммлы төргәктәгесе – 50-60 сум, иң арзанлы макароннарның килосы да 40 сум тирә-се тора. Карабодай уңды, дисәләр дә, әлеге ярма үз “репертуарында” – бәясе 100 сумгача “сикерде”. Тавык ите 108 сумнан 111сумга менде. Җирле арыш ипие 3 сумга артып, 24 сум, ә ак оннан пешерелгәне 25 сум (23 иде) хә-зер. Яңа елдан соң чәйләр яман кыйммәтләнәчәк ди-гән фаразлар дөреслеккә туры килде. 100 граммлы каплы иң очсызларын элек 30 сумга алсак, хәзер – 70 сумга. Кәнфит-печеньеларны язып та торасы түгел, шикәр комының килограммы – 55-60 сум. Итнең килосы 280 сум, йомырка да “алтын” күкәй булып бара – данәсе 67 сум. Минем уемча, бу га-ләмәткә доллар “уйнавы” гына гаепле түгел, сәүдә-гәрләр форсаттан файдаланып калырга тырышалар. Югыйсә, чит ил исе кереп тә карамаган, бары үзебездә генә үстерелгән, җитештерелгән продукциягә дә бәя артуны ничек аңларга тагын?

Үз продукциябез
коткарачак

Бәяләр артуның тагын бер сәбәбен авыл хуҗалыгына игътибар җитмәү бәласе, дип тә карыйлар. Күптән түгел республика газеталарының берсендә азык-төлек инфляциясе тирәсендәге хәлләр турында бик үтемле бер мәкалә басылды. Анда каты сату өчен димик, үз ихтыяҗына да 1 литр нефте булмаган, бары тик авыл хуҗалыгы белән генә көн күрүче илләрнең икътисады анализланган. Автор шундыйрак мисаллар китерә. 150 миллионга якын кешесе булган Россиядә бүген якынча 8 миллион ярым сыер асрыйлар. Бу 1 сыер 17,6 кешене туендыра дигән сүз. Ә чынлыкта 1 сыер 5-6 кешене генә “сыйларга” сә-ләтле. Соңгы елларда авыл хуҗалыгында  бик алга киткән Монголиядә 3,4 миллион сыер исәплә-нә, ә кеше исәбе – 2 миллион 900 мең. Бер кешегә 1,7 сыер туры килә. Аларның баш саны тагын үсеш-тә. Тормыш дәрәҗәсен билгеләү рейтингында без фәкыйрь дип санаучы монголлар 50нче, ә россиялеләр 69нчы урынны билибез. Сүз дә юк, чит илләр-дә авыл хуҗалыгы өлкәсе-нә караш, продукцияне сату системасы да бездә-гедән күпкә алдарак. Шулай да безгә алар белән ярышыргамы соң дип, кул селтәргә ашыкмагыз. Бү-ген, сөт продуктларына, яшелчә, җиләк-җимешкә кибетләрдә бәя көнләп үс-кәндә, кул кушырып утыру башсызлыкка тиң сыман. Шәхси хуҗалыклар продукциясенә “яшел юл” ачыла, дигән сүз бит бу. Рәсми мәгълүматлар буенча, шәхси хуҗалыкларны да кертеп, районда   9500дән күбрәк баш сыер исәплә-нә. Ә кеше исәбе 44 мең 596. Бу 4-5 кешегә бер сы-ер туры килә, дигән сүз. Кыскасы, үзебез җитештергән сөт, каймак, эремчек, сыр, ит, ит азыклары безне шушы авыр чорны яшәп чыгуда ярдәм итәргә тиеш.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International