Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Буа муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
БУА РАЙОНЫ ҺӘМ БУА ШӘҺӘРЕ ТАРИХЫ
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Яшь гаиләләргә торак
"Якты Алан" торак комплексы
Районның инвестиция паспорты
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары
Район тормышы
Кире элемтә
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Илкүләм проектлар
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Электрон хезмәтләр
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль (күзәтчелек)
Статистик мәгълүмат
Бюджет
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәш
Буа муниципаль районы комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Халык дружиналары
Инициатив бюджетлаштыру
Буа муниципаль районының иҗтимагый советы
Ситуацион үзәк
«Сугыш хатын–кыз йөзе түгел»
Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман
Муниципаль-хосусый партнерлык
«Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет – кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Элемтәгә чыгу өчен мәгълүмат
Законнар һәм нигезләмәләр
Мөрәҗәгатьләрнең, гаризаларның билгеләнгән рәвешләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының социаль өлкә инновацияләре үзәге
Татарстан Республикасы коммерциягә карамаган оешмалар порталы
«Матбугат хезмәте»
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Элемтәләр
"Байрак" ("Знамя, Ялав") газетасы
Документлар
Прокурор җавабы актлары
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КОНСТИТУЦИЯСЕ
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Статуслы документлар
Документлар проектлары
Буа муниципаль районы Советы карарлары
Буа муниципаль районы башлыгының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Буа муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Халык өчен мәгълүмат
Илкүләм террорчылыкка каршы комитет хәбәрчесе
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Норматив-хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза
Шәһәр төзелеше
Муниципаль районнар
Буа муниципаль районы
Банкирлар кредитлар турында сөйләделәр
2015 елның 30 гыйнвары, җомга
Банк кредитлары ипи, сөт кебек тормышыбызга керде. Әллә ничә нульле суммада әҗәт алуны бернигә дә санамыйбыз. Әмма бурычны түлисе бар бит әле. Бүген, кредит ставкалары үскәндә, моның белән бәйле сораулар бермә-бер арта. Шәһәрдәге банклар вәкилләре белән “Түгәрәк өстәл” артында сөйләшү әнә шушы кредит алу-бирү мәшәкатенә багышланды.
“Өстәл” сөйләшүендә “Татфондбанк”ның Буадагы офисы баш белгече Ләлә СИРАҖИЕВА, “Пробизнесбанк” АКБ” ачык акционерлык җәмгыятенең Буа шәһәрендәге директоры Ринат ХӘСӘНОВ, әйдәп баручы менеджеры Евгения ШАГАРОВА, “Россельхозбанк”ның Буадагы өстәмә офисы идарәчесе Резеда ХӘЙРУЛЛИНА һәм “Байрак” газетасы редакциясе журналистлары катнаштылар.
- Хөрмәтле банкирлар, Сезне бергә җыюыбыз зерәгә түгел, бүген кредит бурычы күпләр өчен баш авыртуына әверелде. Алынган кредитлар язмышы ничек булачак? Процентлары үсәчәкме? Күп кешене борчыган шушы сорауны беренче бирәбез.
Резеда ХӘЙРУЛЛИНА:
-Билгеле бер процент ставкасы буенча инде рәс-миләштерелгән кредитның процентлары алга таба арттырылмаячак. Әйтик, Сезнең Яңа елга кадәр еллык 16 процент белән рәсмиләштергән кредитыгыз да, бүген еллык 23 процент шартында алганыгыз да үзгәрмәячәк. Аңлашылганча, килешүдә каралган процент ставкагыз шул ук калачак.
Ринат ХӘСӘНОВ:
- Россиядә меңнән күбрәк банк бар. Барысы өчен дә җавап бирә алмыйбыз. Моның өчен клиент белән банк арасындагы килешүне күтәреп карарга кирәк. Әгәр анда кредитны рефинанслау турында пункт бар икән, димәк, кредит ставкасы проценты үзгәртелергә мөмкин. Белүемчә, вәкилләре бүгенге сөйләшүгә җыелган банклар килешүләрендә андый пункт юк.
- Көтелмәгән вакыйгалар белән тулы бүгенге көн-дә, иртәгә нәрсә буласын фаразлап та булмый. Эш-сез калудан, авырулардан, керемнәр кисәк ки-мүдән беркем гарантияләнмәгән. Кеше әлеге сәбәпләр аркасында кредит суммасын үз вакытында кертә алмаса, банк нинди хәл кыла?
Ләлә СИРАҖИЕВА:
- Иң баштан банк кредит түләмәүнең сәбәпләрен ачыклый. “Татфондбанк”та клиент белән күзгә-күз сөй-ләшеп, аңлашып, аның финанс хәле начарлану белән бәйле түләмәве расланганда, ташламалы кредит бирү системасы бар. Банк алган калган сумманы капларлык ташламалы кредит рәсмиләштерә. Кредит ставкасы артмый, берничә кредиты булса, уртачасы алына, түләү срогы җиде елгача озайтыла.
Ринат ХӘСӘНОВ:
- Бездә кабат кредитлау уңай заемчылар өчен кредит дип атала. Ссуданың процент ставкасы киметелә.
Резеда ХӘЙРУЛЛИНА:
- “Россельхозбанк” андый түли алмаучыларның кредитларының срокларын озайтып, айлык түләү суммасын киметә.
- Сәбәпле түләмәүчеләр-гә карата шартларны “йомшарту” турында аң-лашылды. Ә менә явызларча түләмәүчеләргә карата банклар нинди чаралар күрәләр?
Ринат ХӘСӘНОВ:
- Хәл хәтта җинаять эше ачуга да җитәргә мөмкин. Срогыннан узучыларга пенялар, штрафлар санала.
Ләлә СИРАҖИЕВА:
- “Татфондбанк”та түләмә-гән клиент белән ун көн дә-вамында сөйләшүләр алып барабыз, шалтыратабыз, сәбәбен ачыкларга тырышабыз. Аннары инде санкцияләр кулланыла башлый.
- Буада бурычларны “бә-реп чыгаручы” коллекторлык хезмәтчелеге бармы ул?
Ринат ХӘСӘНОВ:
- Бездә юк, Казанда бар. Банклар мөрәҗәгате буенча алар берничә тапкыр Буага да килеп эшләделәр һәм нәтиҗәгә ирештеләр.
- Банклар кредит алганда гомерне иминиятләштерергә тәкъдим итәләр? Бу бик кирәкме? Берәр өстенлек бирәме? Страховкалану мәҗбүриме?
Ринат ХӘСӘНОВ:
-Күз алдыгызга китерегез, кредит алган кеше үлеп китте, яисә I, II төркем инвалидлыкка чыкты ди. Бу очракта калган кредит суммасын иминиятләштерү компаниясе түли. Иминиятләштерелмәгән кредит алучының бурычын балалары, якыннары, башка варислары, поручительләре капларга тиеш була. Күрәсез, иминиятләштерү бик зур роль уйный, аңа банк тагуы дип карау дөрес түгел. Ул иң беренче чиратта кредит алучының үзенә кирәк.
Ләлә СИРАҖИЕВА:
- Практикада мондый хәл-ләр еш булып тора. Иминиятләштерүгә җитди карарга киңәш итәм.
Резеда ХӘЙРУЛЛИНА:
- Шул ук вакытта иминиятләштерү суммасына процентлар өстәлми. “Россельхозбанк”та эшсез калудан страховкалану мөм-кинлеге дә бар. Дөрес, мо-ңа нигез булып клиент эш-ләгән предприятиенең ликвидацияләнүе, ул биләгән штатның кыскартылуы тора. Бу очракта иминиятләштерү компаниясе кредит алучының дүрт айлык түләвен үзе каплый. Бу дәвердә клиент эш табарга тиеш.
- Берочтан поручитель-ләрнең дә бурычларын ачыклап узыйк әле. Хә-зер бит дуслык бозылмасын, яхшы түгел, дигән булып та кредит алучыга поручительлеккә баручылар бар. Моның җа-ваплылыгы зурмы?
Ринат ХӘСӘНОВ:
- Поручитель ссуданың түләнүе өчен кредит алучы кебек үк җаваплы. Ниндидер сәбәпләр аркасында ссуда рәсмиләштерүче аны түли алмый башлый икән, аның бурычын каплау поручитель өстенә төшә. Һәм ул кредит алучыдан бу бурычны кайчан булса да, кире кайтара алачак дип тә гарантияләп булмый.
- Бервакыт телевизордан бер пенсионерның берьюлы берничә банктан кредит алуы турында күрсәттеләр. Ул аларның барысын да түләп бара алмаган. Банклар шулай бер-берсен күрмичә эш итәләрме?
Евгения ШАГАРОВА:
- Моннан берничә ел элек шулай кредит алу мөмкин булгандыр. Ә хәзер юк, чөнки банклар бер-берсен “күрәләр”. Төгәлрәге, 5 ел элек кредит тарихларының милли бюросы (НБКИ) оешты. Һәм клиентның шәхси ризалыгы белән әлеге система аша аның башка банклардагы кредитларын карыйбыз.
- Ә “кара исемлек”кә кергән клиентның бу “табы” озакка сузыламы?
- Евгения ШАГАРОВА:
- “Кара исемлек”кә эләккән клиентны аклау шартлары турында конкрет кына әйтеп булмый. Һәр банкта һәр очрак аерым карала. Әйтик, кайсыдыр кредитта соңгы елда эзлекле түләп баруы да җитә, кайсыныңдыр, әйтик, алдагы елларда түләмәү аркасында зур бурычы җыелган, ул аны япканнан соң биш елда үз вакытында түли килгән. Тагын бер очракта, мисал өчен, клиент берничә тиенне кертмичә калдырган булган, ә еллар үткәч ул беркүпме суммага әверелгән. Кыскасы, һәр очрак, һәр сәбәп буенча банкир гына түгел, ә психолог күзлегеннән дә аерым вердикт чыгарыла. Кайбер банкларда кредит бирүне компьютер хәл итә, кайберләрендә кредит комитеты. Ә бездә – кредит буенча менеджер.
- Ә кредитны үз вакытында түләмәгән өчен акчалата җәза бармы?
Ринат ХӘСӘНОВ:
-Әйе, пенялар, штрафлар каралган. Бу хакта килешүдә алдан ук языла.
- Соңгы сорау кредит алыр алдыннан кеше нәрсә турында белергә тиеш?
Резеда ХӘЙРУЛЛИНА:
-Ул иң элек, кредитның шартларын өйрәнергә, үзенең түләү сәләтен ачыкларга. Кредитның озак еллар дәвамында эзлекле түләп барылырга тиешле җаваплы йөк икәнен аңларга тиеш.
Ләлә СИРАҖИЕВА:
-Без җаваплы, намуслы, түләргә сәләтле һәм килешүдә каралган шартларга җитди караучы кредит алучыларны җәлеп итәргә кызыксындырылган. Кичектерүләр, судлар буенча йөрү, коллекторлык хезмәтчелекләрен чакырту банкларга да финанс чыгымнары гына китерә бит.
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
21
май, 2026 ел
2026 ел башыннан 260 меңнән артык татарстанлы вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча пособие алган
Авыруларның беренче өч көнендә пособиене эш бирүче түли, ә дүртенче көннән башлап акча Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегеннән күчерелә. 2026 елның гыйнварыннан түләүләрнең гомуми суммасы 7 миллиард сумнан артып китте.
2026 ел башыннан Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенең бердәм контакт-үзәге телефоны буенча 56 меңнән артык граждан консультация алды
Бердәм контакт-үзәк- социаль структураларның берләшкән мәгълүмат системасы ул, анда, Россиянең Социаль фондыннан тыш, мәшгульлек хезмәте (Роструд) һәм региональ социаль яклау органнары һәм медик-социаль экспертиза учреждениеләре керә. Татарстан Республикасында көн саен 17-18 хезмәткәр гражданнарның шалтыратуларына җавап бирә һәм мәсьәләләрне хәл итәргә булыша.
Май аенда Россия Социаль фондыныңТатарстан Республикасы буенча бүлекчәсе керемнәре тиешле суммадан 10 %ка арткан күп балалы гаиләләргә түләүләрне яңадан караячак
Хөкүмәтнең керемнәре тиешле суммадан аз гына артык булган күпбалалы гаиләләр өчен пособие алу хокукын саклап калучы яңа проекты буенча, Социаль фондның Татарстан Республикасы бүлеге быел түләүне озайту өчен гариза биргән, әмма гаиләнең кереме аз гына артык булу сәбәпле мөрәҗәгате кире кагылган өч һәм аннан да күбрәк балалы барлык ата-аналарга түләүне автомат рәвештә рәсмиләштерә.
Татарстанның 80 яшьтән өлкәнрәк 130 меңнән артык кешесе югары пенсия ала
Картлык буенча иминият пенсиясе алучы пенсионерга 80 яшь тулгач, теркәлгән түләү автомат рәвештә нәкъ ике тапкырга арттырыла. 2026 елда теркәлгән түләү күләме арттырганчыга кадәр- 9584,69 сум, ә 80 яшькә җиткәннән соң - 19169,38 сум тәшкил итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз