Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Буа муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
БУА РАЙОНЫ ҺӘМ БУА ШӘҺӘРЕ ТАРИХЫ
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Яшь гаиләләргә торак
"Якты Алан" торак комплексы
Районның инвестиция паспорты
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары
Район тормышы
Кире элемтә
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Илкүләм проектлар
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Электрон хезмәтләр
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль (күзәтчелек)
Статистик мәгълүмат
Бюджет
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәш
Буа муниципаль районы комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Халык дружиналары
Инициатив бюджетлаштыру
Буа муниципаль районының иҗтимагый советы
Ситуацион үзәк
«Сугыш хатын–кыз йөзе түгел»
Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман
Өлкәннәр көне
Муниципаль-хосусый партнерлык
«Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет – кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Элемтәгә чыгу өчен мәгълүмат
Законнар һәм нигезләмәләр
Мөрәҗәгатьләрнең, гаризаларның билгеләнгән рәвешләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының социаль өлкә инновацияләре үзәге
Татарстан Республикасы коммерциягә карамаган оешмалар порталы
«Матбугат хезмәте»
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Элемтәләр
"Байрак" ("Знамя, Ялав") газетасы
Документлар
Прокурор җавабы актлары
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КОНСТИТУЦИЯСЕ
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Статуслы документлар
Документлар проектлары
Буа муниципаль районы Советы карарлары
Буа муниципаль районы башлыгының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Буа муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Халык өчен мәгълүмат
Илкүләм террорчылыкка каршы комитет хәбәрчесе
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Норматив-хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза
Шәһәр төзелеше
Муниципаль районнар
Буа муниципаль районы
Грипп Татарстанга кайчан килер?
2015 елның 12 феврале, пәнҗешәмбе
Табиблар Россиягә грипп бу сезонда гыйнвар уртасында киләчәк дип фаразлаган иде. Республика эпидемиологлары да шуңа әзерләнде. Гриппның штаммнары күптөрле бит - бер елны “кош гриппы”, аннары “дуңгыз гриппы” хакимлек итте. Быелгысы нинди булачак, аның белән ни рәвешле көрәшергә икәнен белгечләр алдан ук билгеләргә тырышты. Вакцинация дә, гадәттә, шул фаразларга таянып, көтелгән грипп штаммына каршы үткәрелә.
Әмма грипп көтелгәнчә, гыйнварда килмәде. Февральгә кергәч кенә, грипп белән авыручылар санының артуы турындагы хәбәрләр килеп ирешә башлады. Илебезнең күп кенә төбәкләрендә ул соңгы атнада бик тиз тарала. Санкт-Петербург, Алтай, Тыва, Пермь краенда, Вологда, Кострома, Архангельск, Мурманск, Киров һәм Чиләбе өлкәләрендә авыручылар исәбе эпидемия чиген узган. Табиблар сүзләренчә, грипп быел катнаш этиологиягә ия. Быелгы чир гадәттәгечә 4-6 атна түгел, ә озаграк дәвам итәчәк.
Шөкер, Татарстанда әлегә грипп белән чирләүчеләр аз, эпидемия күзәтелми. Ә менә ОРВИ эләктерүчеләр байтак. Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе белгечләре мәгълүматлары буенча, республикада соңгы атнада 22 меңгә якын кеше ОРВИ йоктырган. Сырхаулар саны алдагы атна белән чагыштырганда 37,8 процентка арткан. Әмма шуңа да карамастан, авыручылар саны эпидемия бусагасыннан 6,5 процентка процентка кимрәк.
Грипп белән көрәшнең иң яхшы ысулы вакцинация дип, табиблар ел саен көз җитүгә халыкны прививка ясатырга өнди. Берәүләр чыннан да моның файдасын күреп, ел саен әлеге кисәтү чарасына өстенлек бирә, икенчеләр моңа ышанмыйча, әби-бабайлар ысулын – сарымсак-суганны иң яхшысы дип саный. Шулай да гриппка каршы вакцинациянең уңай нәтиҗәсен шик астына куеп булмый. Саннар да иммунизация нәтиҗәләренең сөенечле булуын дәлилли. Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы
Марина Патяшина
сүзләренчә, 2003-2006 еллар белән чагыштырганда, соңгы өч елда бу чирне 40 тапкырга киметүгә ирешкәннәр.
Татарстанда быел гриппка каршы прививканы миллионнан артык кеше ясаткан. Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе куйган план 100 процентка ук үтәлмәгән үзе, әмма гриппны кисәтү юнәлешендә зур күләмдә эш башкарылган.
Роспотребнадзор статистикасы буенча, ОРВИ белән ел саен 30 миллионга якын кеше авырый. Барысы да хәлсезлек, ютәл, томау төшү һәм югары температурадан башлана. Вирус йоктырмау өчен табиблар гап-гади кагыйдәләрне үтәргә киңәш итә. Кеше күп җыелган урыннарда булмаска, кибетләрдә һәм сәүдә үзәкләрендә мөмкин кадәр азрак вакыт уздырырга кирәк. Шулай ук туйганчы йокларга, талчыкмаска, дөрес тукланырга һәм саф һавада мөмкин кадәр күбрәк булырга киңәш ителә. Кулларны ешрак юу һәм бүлмәләрне җилләтеп тору да вирусларның таралуына киртә булачак.
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
3
апрель, 2026 ел
Авыл хуҗалыгында эшләүнең озак стажы өчен 40 меңнән артык татарстанлы өстәмә акча ала
2026 елда Татарстан Республикасында мондый түләүне 40 515 кеше ала. Өстәмә түләүләр картлык яки инвалидлык буенча хезмәт пенсиясенә кертелгән фиксцияләнгән түләүнең 25% ын тәшкил итә. Әлеге өстәмә түләүне исәпкә алып, төбәктә пенсия белән тәэмин итүнең уртача күләме 29 184,98 сумга җитә.
31
март, 2026 ел
2026 елның 1 апреленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Алмашынучан болыт. Явым-төшем сизелерлек түгел. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил төньяк-көнчыгыштан 5-10 м/с.
Төзелеш материалларын ничек сайларга һәм үз хокукларыңны бозмаска
Ремонт һәм төзелеш сезоны башлану белән безнең белгечләр сыйфатсыз төзелеш һәм бизәү материаллары сатып алуга бәйле гражданнар мөрәҗәгатьләренең артуын теркиләр. Исегезгә төшерәбез, әлеге категориядәге товарларны сайлау аерым игътибар таләп итә, чөнки аларның сыйфатына торакның эстетикасы гына түгел, гражданнарның сәламәтлек иминлеге дә бәйле.
Ислам финанславы буенча экспериментка Татарстаннан күбрәк беркем дә әзер түгел
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте ислам финанславын Россиянең берничә төбәгендә бу юнәлештә эксперимент үткәрү турында карар кабул ителгәнче үк актив рәвештә алга этәрде, мөфтият шактый тәҗрибә туплады. Бу хакта «Партнерлык финанславы буенча экспериментны гамәлгә ашыруда Татарстан Республикасының катнашуы турында» брифингта ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз