Финанс пирамидалары: акчасыз калган халыкка нишләргә?

2015 елның 12 феврале, пәнҗешәмбе
Әлбәттә, биредә сүз финанс пирамидалары турында бара. Берничә ел элек Мавродиның “МММ” пирамидасы җимерелү нәтиҗәсендә күпләр ярык тагарак янында калган иде. Ул чагында татарстанлылар әлеге төр системалардан читтәрәк тору кирәклеген, ниһаять, аңлаган иде кебек. Бактың исә, халык арасында акчаларын төрле шикле оешмаларга тапшыручылар һаман да бар икән.

Хәер, аларны хәзер финанс пирамидасы дип атап йөртмиләр. Халыкка якынрак булу һәм аларда үзләренә карата ышаныч тудыру өчен әлеге оешмалар Россия территориясендә эшли торган намуслы банк яки компания атамаларына охшаш исемнәр сайлый. “РуссИнвестГрупп”, “МобайлТрейдГрупп”, “Первый Кредитный” кебек оешмалар - әнә шундыйлардан. Кагыйдә буларак, алар микрофинанс оешмалары яки кредит кооперативлары дип атала.

Дүртенче агым

Әлеге компанияләр клиентлар җәлеп итү өчен барысын да эшли: кыска вакыт эчендә аларның акчаларын берничә тапкырга арттырырга вәгъдә итә, акчаларның иминиятләштерелгән булуын әйтә. Кайбер оешмалар халыкны тулысынча ышандыру өчен федераль законга да “таяна” хәтта. Икенчеләре исә, киресенчә, үзләрен инвестор дип таныштыра һәм “төп максатыбыз – катлаулы чорда гади халыкка ярдәм күрсәтү”, дип белдерә. Шунысы кызганыч, татарстанлылар әлеге буш сүзләргә шундук ышана. Аларның хокукый яктан белемле һәм мәгълүматлы булмавы аяныч нәтиҗәләргә китерә дә инде.

- Хәзерге вакытта Россия финанс пирамидаларының дүртенче агымын кичерә. “МММ”, “Властелин” кебек оешмаларны халык белән аралашып “эшләүче” бизнес-клублар алыштырды. Әлеге төр пирамидаларның өченче агымы күптән түгел генә тәмамланды. “Рубин”, “Надежда”, “Гарант” кебек оешмалар исә үзләрен кулланучы кооперативлары һәм иминиятләштерү берлекләре дип таныштырды. Хәзер исә халык микрофинанс оешмалары һәм кредит кооперативларыннан зыян күрә, - дип ассызыклыйлар Татарстан Эчке эшләр министрлыгында.

Хәзерге вакытта әлеге министрлык тарафыннан шундый 25 структура буенча берничә җинаять эше карала. Полиция хезмәткәрләре “РуссИнвестГрупп”, “Алмида” кебек финанс пирамидаларын тикшерә. Ә менә “Гарант” оешмасы  җитәкчеләре хөкемгә тартылган инде. Тикшерү барышында аларның 1600 татарстанлыга 200 миллион сумнан артык зыян китергәнлеге ачыкланган. Иң мөһиме, полиция хезмәткәрләре әлеге оешманың милегенә арест салуга ирешкән. Шул рәвешле, зыян күрүчеләргә үз акчаларын кайтару мөмкинлеге туган.

Бернинди гарантия дә юк

Тик шунысын да ассызыкларга кирәк: әлеге төр финанс пирамидаларыннан зыян күрүчеләрнең һәрберсе акчасын кире кайтарып алачак дигән сүз юк. Мәсәлән, “Алмида” пирамидасы җимерелү нәтиҗәсендә зыян күргән кешеләр чын мәгънәсендә ярык тагарак янында калды дисәк тә ялгыш булмас. Ник дигәндә, әлеге мошенниклар интернет аша гына эшләгән. Сайт юкка чыкканнан соң клиентлар кулында скриншотлар гына калган.

- Гадәти тормышта кеше бурычка бирү-бирмәү мәсьәләсенә сак карый. Таныш-белешләре, дуслары әҗәткә сорап кергәндә дә кат-кат уйлый яисә акчаны теләр-теләмәс кенә биреп чыгара.  Бу аңлашыла да: ник дигәндә, ул акчасын кире кайтарып ала алмаудан курка. Тик шул ук вакытта алар үз акчаларын җиңел генә төрле шикле оешмаларга илтеп тапшырырга да мөмкин. Кагыйдә буларак, мондый адымга бару өчен халыкка яхшы процентлар вәгъдә итү дә җитә, - дип ассызыклый Татарстанның Куркынычсызлык советы сәркатибе Айрат Шәфигуллин.

Бактың исә, күп очракта халык “берәр нәрсә була калса дәүләт бөтен югалтуларны каплаячак”, дип өметләнә икән. Шул рәвешле, пирамида җимерелгән очракта, алар полиция, прокуратура һәм Россия банкына канәгатьсезлек белдерә башлый.

- Дәүләт, әлбәттә, андый мөрәҗәгатьләргә игътибар итә, мошенникларны җәзага тарту юнәлешендә дә актив эшли. Өстәвенә, республика җитәкчелеге иминият бурычларының бары тик банк кертемнәренә карата гына кулланылуы турында әледән-әле кабатлап тора. Тик финанс ягыннан белемсез халык бу сүзләргә бөтенләй игътибар итми, - ди Айрат Шәфигуллин.

Финанс пирамидалары җимерелгән очракта акчаларны кире кайтарып алуның шактый авыр булуын адвокатлар да ассызыклый. Күпләр андый эшләрне, гомумән, алмаска тырыша.

- Миңа мондый проблема белән шактый еш мөрәҗәгать итәләр. Әлбәттә, бу эшкә алынып, клиентымның мәнфәгатьләрен яклау өчен кулымнан килгәннең барысын да эшли алам. Тик нәтиҗәдә зыян күрүче үз акчаларын кире кайтарып алачак дигән гарантия юк. Күп очракта бу мөмкин дә түгел. Шуңа күрә әлеге мәсьәлә буенча мөрәҗәгать итүчеләргә ярдәм итәргә алынмыйм, моның сәбәпләре турында яхшылап аңлатам, - ди адвокат Шәфкать Галимов.

Терсәк якын да бит...

Кызганыч, мондый пирамидалардан зыян күргән татарстанлылар адым саен. Алар үзләренең нинди зур ялгышлык эшләгәннәрен акчасыз калгач кына аңлый шул.

- Мин ул чагында студент идем әле. Дус егетем “МММ”га 20 мең сум акча салып ай ярым эчендә 80 мең сум табыш алуы турында мактанып сөйләде. Мин дә кызыктым. Ул кадәр акчам юк иде анысы – кесәмдәге соңгы 5 меңемне салдым. Бер айдан 10 мең акча алачаксыз, дип ышандырдылар. Бер ай вакыт бик тиз узды, тик миңа акча бирергә атлыгып торучы гына булмады. “Борчылмагыз, тиздән була”, диделәр. Озак та үтми, матбугатта “МММ” пирамидасының җимерелүе турында хәбәрләр күренә башлады. Мин шунда ук теге дус егетемә шалтыраттым. Аның хәлләре исә тагын да мөшкелрәк булып чыкты. Яңа машина сатып алу уе белән ул 150 мең сум акча керткән икән. Аңа бер айдан 270 мең алачаксың дигәннәр. Нәтиҗәдә, ул да, мин дә акчасыз калдык, - дип сөйләде Казанда яшәүче Айгөл Галиева.

Шул рәвешле, 2000 елларда зур популярлык казанган  финанс пирамидалары кире кайта, җәмәгать. Илдә катлаулы финанс һәм икътисади вәзгыять хөкем сөргән чорда алар үз эшләрен тагын да активлаштырырга мөмкин. Шуңа күрә Татарстанның Куркынычсызлык советы халыкны сак һәм бик тә игътибарлы булырга чакыра.

- Россия банкы сайтында кредитлар бирми торган финанс оешмалары һәм кредит кооперативларының махсус реестры бар. Сезгә ярдәм вәгъдә итә торган оешманың чынмы-юкмы икәнлеген аңлау өчен шул сайтка күз салыгыз. Тагын бер киңәш: билгеле бер кооперативның эшчәнлеге турында булдыра алганча күбрәк мәгълүмат тупларга тырышыгыз. Һәм шуны онытмагыз – дәүләт реестрына кертелгән оешмалар белән беррәттән, республикада законсыз эшли торганнары да бар. Алар табыш күләменең зур булачагы турында сөйли. Акча кабул иткәндә исә, кәгазь акчаларга өстенлек бирәләр, - дип кисәтә Айрат Шәфигуллин.

2014 елда Татарстан Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан республикада 14 финанс пирамидасы ачыкланган. Зыян күрүчеләр дә күп: һәрбер оешмага якынча 500-1500 кеше туры килә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International