Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлавынча, бүген, 18 апрельдә, республикада аязучан болытлы һава хакимлек итәчәк. Көн яңгырлы булачак.
Бүген көн дәвамында көньяк-көнбатыштан исүче җил секундына 15-18 метрга кадәр көчәергә мөмкин.
Татарстанда көндезге һава температурасы 5-10 градус җылы булачак. Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнарында – иң җылысы, төньяк-көнбатышта – иң салкыны булачак.
Казанда шулай ук болытлы һава, яңгыр явачак. Һава температурасы көндез 6-8 градус җылы булачак.
19 апрельгә каршы төндә алмашынучан болытлы һава саклана, явым-төшемнәр көтелми. Һава температурасы 2-3 градус кына җылы булачак.
Источник: http://intertat.ru