Кечкенә дә төш кенә.
Әлеге сүзләр минем язма героема бермә-бер туры килә. Илфат Исмәгыйлев Буа шәһәре 5 нче номерлы мәктәпнең 4 нче сыйныф укучысы. Районда гына түгел, республикада да ул үзенең сәнгатьле итеп шигырь сөйләве белән дан казанды. Бер дә арттыру түгел, чынлап та, Илфат үзенең ягымлы елмаюы, сәхнәдә үзен иркен тотуы, күңел кылларын тибрәтерлек итеп шигырь сөйләве белән күпләрнең күңелен яулап алырга элгерде.
7 яшендә Илфат Болгар җирлегендәуздырылган I Республикакүләм тарихи «Бөек Болгар» фестивалендә лауреат исемен алды. V Республикакүләм «Ватан» фестивалендә III дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Раниф Шәрипов исемендәге I Республикакүләм шигырьләр һәм поэмалар бәйгесендә Кукмарадан 1 нче урын алып кайтты. Район китапханәсендә үткәрелгән шигырь уку бәйгеләрендә дә гел җиңүгә ирешә. «Дулкыннар» бәйгесендә дә уңышлары байтак.
Быел X Республикакүләм «Дулкыннар» бәйгесе Хәсән Туфан иҗатына багышлап үткәрелде. “Нәфис сүз” номинациясендә Илфат Исмәгыйлевка тиңнәр булмады. 100 кеше арасыннан ул беренче урынны алып кайтты. «Дулкыннар» бәйгесенең гала-концертын алып баручы бәхете күп кешегә татымый. ТНВ каналының «Яшьләр-online» алып баручысы Венера Иванова белән ул бу эшне бик оста башкарып чыкты. Илфатны «Тукай оныклары» һәм «Яшь ТНВ» тапшыруларына алып баручы буларак чакырып калдылар.
«Созвездие-Йолдызлык»телевизион эстрада фестиваль-бәйгесендә дә Илфатның уңышлары хакында әйтеп үтми булмас. Районда өч ел рәттән “Нәфис сүз” бәйгесендә ул өч мактаулы урынның берсен алып килде. Узган ел зонада да сынатмады: кызыксындыру бүләгенә ия булды.Быел исә зонада, 7 район арасыннан,беренчелекне алды ул. Казан шәһәрендә үткән республика этабында җиңү яулап, финалга чыкты.
Бу гына да түгел, узган ел ИлфатГ.Тукай исемендәге IV Бөтенроссия шигырь сөйләү бәйгесендә 2 нче урынга лаек булды. Анда ул үзе иҗат иткәншигыре белән катнашты. Быел да әлеге бәйгедә катнашып, беренчелекне алырга җыена. Әлбәттә, шундыйуңышларга ирешүдә Илфатның әнисе – татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнара Исмәгыйлеваның өлеше зур.
Шигырь өйрәнү, шигырь сөйләүдән кала, Илфат спорт, җыр, бию белән дә шөгыльләнергә өлгерә. Укуда да төшеп калганнардан түгел. Алдына зур максатлар куйган бу тырыш егет, һичшиксез, үз дигәненә ирешер.