Гөлнур Айзат: Ачу сакламыйм

2015 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе

Гөлнур Айзат – бик үзенчәлекле шәхес. Аның кебек киңкырлы талант иясен, шулкадәр намуслы, тырыш, изге күңелле кешене үз гомеремдә беренче тапкыр күрдем һәм сокландым. Булганнан бар да була, диләр андый кешеләр турында.


Чынлап та, Гөлнур ханымның кулыннан килмәгән эше юк. Ул гомере буе мәктәптә белем бирә, әсәрләр иҗат итә, шигырьләр, җырлар яза, оста итеп рәсем ясый (мәктәптә хәтта аның рәсемнәр галереясы да бар), фәнни укулар уздыра, Буадагы "Ак калфак" иҗтимагый оешмасын җитәкли, бакчасында күпләп чәчәкләр үстерә (кашгарыйның гына да 7 төрен үстерә ул). Кыскасы, Гөлнур ханымның һөнәрләре санап бетергесез, һәм бөтен яшәеше татар милләтенә багышланган!

Ә нинди генә бәйгеләрдә катнашмый ул?! Күптән түгел "Болгар радиосы" оештырган бәйгедә үзе пешергән запеканка белән шаккатырган, "Башваткыч" тапшыруында исә җиңү яулады. Апас районы Иске Әнәле авылында туып үскән, хәзерге вакытта Буада яшәүче Татарстанның атказанган укытучысы, язучы, шагыйрә Гөлнур Айзатның шушы көннәрдә 55 яшьлек юбилее уңаеннан иҗат кичәсе дә булып узды.



- Бер хикәягезнең реаль тормыштан алып язылганын анык әйтә алам, чөнки геройлары белән якыннан таныш. Барлык әсәрләрегезнең тарихы тормыштан алынганмы?

- Һәр хикәянең, повестымның нигезендә реаль вакыйгалар, геройлар язмышы ята. "Күңел энҗеләре", "Бәхет гөле", "Өч мизгел" исемле өч китабым чыкты. Хәзерге вакытта "Әманәт" дип аталган дүртенче китабымны әзерлибез. Китаплардан тыш, 62 җырым кергән "Бәхетле бул" исемле аудиоҗыентыгым дөнья күрде. Аны иҗат кичәмдә сәхнәгә менүчеләрнең һәммәсенә дә тараттым.

- Иҗат кичәләрен оештыру, гадәттә, зур тырышлык сорый...

- Шөкер, дусларым һәрчак янымда. Кичәмә ерак араларны якын итеп кайткан иҗатташ дусларым Гүзәл Камалиева, Рөстәм Асаев, Ирина Сәйфуллина, Таһир Асылгәрәй, Сиринә Зәйнетдинова, Ирек Галиев, Фәнзирә Хаюмова, Рөстәм Сәрвәров, Ирек Гибадуллин, Айнур Сөләйманов, Алмаз Хәсәнов, Илдар Шәрипов, якташларым Наил Сөләйманов, Айгөл Сәгыева, Сәйдәш белән Рәшидә, Фәния Исхакова, Равил Ягъфәров, оста баянчылар Фәрид Садриев, Илдар Нуруллин, Динар Бәдретдинов, Резеда Мостафина, Айнур Айтуганов нур өстенә нур өстәделәр. Мин кичәмдә үземне дуслык илчесе кебегрәк хис иттем, чөнки Башкортстан композиторлары иҗат иткән җырлар да, Татарстаным композиторлары җырлары да Рәсәйнең төрле төбәгеннән чыккан җырчылар тарафыннан башкарылды бит. Моннан тыш, Апас районы башлыгы Рәшит Заһидуллин белән Буа районы башлыгы Азат Айзетуллов та теләкләрен ирештерде. Залда бергә укыган студент дусларым да, мәктәп елларында футбол, хоккей уйнап үскән дусларым да, хикәя-повестьларымның прототиплары да катнашты бит! Шунысы күңелле булды: минем сүзләргә 24 җыр язган Апас композиторы Наил Сөләйманов белән тәүге тапкыр Буа сәхнәсендә таныштык. "Бәхетле бул" дигән аудиоҗыентыгымны чыгарган "Аксу" студиясе генераль директоры Рөстәм Сәрвәров үзе дә кайтып тере тавышка җырлады. Кышкы зәмһәрир суыкта тере лалә чәчәкләре тулган кәрзиннәр күтәреп менгән якташларыма, шәхси туграмны бүләк иткән Татарстанның халык шагыйре Ренат Мәгъсум улы Хариска да олы рәхмәтләремне җиткерәм. Кичәмдә ике әнием – үз әнием һәм каенанам да катнашты. Балаларыбыз, оныкларыбыз котлауларын бик сөенеп кабул иттем.




- Гөлнур ханым, Язучылар берлегенә кергәннән соң иҗатыгызга игътибар арттымы?

- Сизмим. Мин элек тә күңелем халәтенә карап яза идем, хәзер дә. Китап чыгару да берлеккә бик бәйле түгел бугай. Юбилеем белән котлап Рафис Корбан Рәхмәт хаты юллады.

- Гөлнур апа, үзегез китаплар укырга яратасызмы? Кемнәрнең иҗатына мөкиббәнсез?

- Әлбәттә, укыйм. Мөхәммәт Мәһдиев иҗатын, Фоат Садриев әсәрләрен таң калып укыйм. Шагыйрьләрдән Әнгам Атнабайны, Туфанны яратам.

- Утыз елдан артык мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытасыз. Хәзерге мәктәп программасыннан канәгатьме сез?

- Быел мәктәпкә аяк басканыма 32 ел булды. Бик күп фәннәрне укытырга туры килде, химия фәнен генә укытканым юк. Завуч булып та эшләдем. Татар теле һәм әдәбияты дәреслекләренә карашым төрле. Ясалмалылык та күп, милләтпәрвәрлек җитми. Татар теленә бөтенләй батмый торган ят терминнар куллануга риза түгел мин. Ә төркемнәрдә баланың индивидуаль фикер йөртүен үстереп эшләүне элек тә хуплый идем. Һәр бала шәхес бит, аларның һәркайсына үзенчәлекле якын килергә кирәк. Төрле сыйныфларда эшлим, шуңа күрә эш стилем, методикам сыйныфтагы укучыларымның яшенә карап үзгәреп тора. Заманнан алда барырга яратам.

- Сезне үпкәләтү җиңелме? Ачу саклый беләсезме?

- Мин шагыйрә кеше. Үпкәләгән чакларым да була. Бик ышанган, бик якын иткән кешеләремнең хыянәтен авыр кичерәм. Андый чакта иҗатым ярдәмгә килә, берәр җыр, шигырь, хикәя язуга үпкәләрем юып алган күк эреп юкка чыга. Ачу сакламыйм. Ачу бит ул таш булып бәгырьгә утыра...

- Кешедә нинди сыйфатларны хөрмәт итәсез?

- Тырышлыкны. Талантлы шәхесләргә гел сокланам. Яшь кешеләрдән дә күп вакыт үрнәк алып була. Үзем ялгыш берәр кешегә авыррак сүз әйтә калсам, гафу да үтенә алам. Холкым кызу, буранлы була ала, чөнки сабый чактан гел малайлар эшен эшләп үстем, шуңамы кулым каты, тоткан җирдән өзәргә яратам.

- Гаиләгез белән дә таныштырсагыз иде.

- Ирем – тарих укытучысы, университетта укыганда танышып өйләнештек, армиядән көтеп алдым. Улыбыз Идеал белгечлеге буенча томографист, гаиләсе бар, киленебез – юрист, оныкларыбыз – Данияр, Азамат. Кызыбыз Назлыгөл – юрист, юридик фәннәр кандидаты, Казанда яшиләр.

- Тормышка ашмый калган хыялыгыз?

- Атна буе Эрмитажны карап йөрисем килә.


 

 Источник: http://intertat.ru


Таңда уйлану

Биш катлымы синең корган йортың,
Исе китмәс аңа Ходайның.
Шул йортыңда күпме кешеләргә
Ачык булды икән чыраең?

Меңнәр йөрсен синең зур кесәңдә,
Миллионнар - Алла кулында!
Ничек таптың икән һәр тиенең,
Дус булдымы намус юлыңда?


Кәнәфиең биек, дәрәҗәле
Булдымы дип Ходай сорамас?!
Ничек кылдың һәр гамәлең, Кеше,
Шул мөнбәргә менеп уралгач?!


Дусларыңның саны мөһиммени,
Син соң үзең кемгә чын дусты?
Авыр чакта иңең куйдыңмы син -
Аллахыма зарур шунысы!

Дус-туганнар белән ничек яшәп,
Ничек зурладың соң аларны,
Искә төшердеңме хаталарың,
Искә алдыңмы син Алламны?


Сырхауларга бирдеңме син сәлам,
Хәлен белдеңме син мохтаҗның?
Өлеш чыгардыңмы җылысыннан
Йөрәгеңдә йөрткән ут-таҗның?

Үз-үземә шундый сорауларны
Бирдем, җавап эзләп үземнән.
Гомер җебе озын, ә үзендә
Күпме сорау-төймә тезелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International