Буада былтыр 7 җитешерүдә бәхетсезлек очрагы булды. Предприятиеләрдә аларны читләштерү өчен нәрсә эшләнә?

2015 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе
“Байрак”ның 27 апрель санында районда техник куркынычсызлык кагыйдәләрен һәм хезмәтне саклау таләпләрен үтәмәү аркасында килеп чыккан бәхетсезлек очракларының сәбәпләрен читләштерүдә ниләр эшләнгән – шул хакта язарга вәгъдә иттек.
Районда 2014 елның 10 апрелендә  Буа элеваторында ачык типтагы орлык киптерү агрегатын монтажлаганда орлык эшкәртү аппаратчысы Ленар Салихов биектән егылып төшкән иде. Ир-ат махсус киеме белән техник аралыкның арматурасына эләгеп кала, әмма каты бәрелә. Аны авыртудан кычкырган тавышы буенча хезмәттәшләре табып алалар.  Дәваханәдә аның берничә урында кабыргалары һәм аяк табаны сынганлыгы һәм башка тән җәрәхәтләре алуы ачыклана.
Тикшерү хезмәтне саклау буенча эшләрне оештыруда җаваплы затларның тиешле таләпләрне үтәвен күрсәтә. Тик эшне оештыруда кайбер җитешсезлекләр табылган.  Комиссия әлеге имгәнү очрагын “җитештерүдә авыр очрак” дип бәяләде һәм  аларны читләштерү юлларын билгеләде.
 Буа элеваторының хезмәтне саклау буенча инҗенеры Артур Салиховтан бәхетсезлекләрне булдырмау буенча таләп ителгән эшләрне вакытында башкардык һәм даими оештырып киләбез, дигән җавап алдык. Ә менә куркыныч һәм зыянлы эш урыннарын контрольләү, шул исәптән видеокүзәтү  җайланмасы куелу-куелмау турында төгәл җавап бирмәде.

Тагын ике бәхетсезлек очрагының берсе “Ак Барс Буа“ агрофирмасының 3 номерлы филиалында, төгәлрәге, Теңкәш авылындагы товарлыклы-сөтчелек фермасында 2014 елның 6 августында булды. Сыер савучылар кичке савымны тәмамлап, кайтырга чыкканда давыл кузгала. Аның басылганын азрак көтәргә уйлыйлар. Көчле җилдә савымчылар ышыкланып торган лапас түбәсе ишелеп төшә. Савымчы Светлана Урлакова аның астында кала. Дәваханәдә аның умыртка баганасына, аякларына, баш миенә зыян килү ачыклана. Бу очракка китерүче сәбәпләр хуҗалыкта корылмаларның һәм биналарның техник торышы начар булу һәм эшчеләрнең хезмәтне саклау кагыйдәләрен тиешенчә сакламаулары, дип билгеләнде.
Тагын бер очрак быелның 2 апрелендә теркәлде. Эш сәгате башланганчы тракторчы Рәшит Әбделнасыйров механизаторлар өчен билгеләнгән ял бүлмәсендә урнаштырылган  ясалма мичкә утын әзерләргә керешә. Хезмәттәше автомат кабызгычны тоташтыра, Рәшит Әбделнасыйров пычкыны кабызып җибәрә.   Икәүләп утыннарны кисә башлыйлар. Кисеп бетте, дигәндә Рәшит Әбделнасыйров ышкылау барабаны ягыннан такта кисәгенә сузыла һәм уң кулы бармакларын өздерә. Каза күрүче барлык инструктаҗларны үткән. Имгәнүгә китергән төп сәбәпләр – эшченең эш тәртибен һәм дисциплинаны бозуы, дөресрәге,  үзенә тиешле хезмәтне башкармавы һәм ял итү өчен уңайлыклар тудырылмавы булып тора.
Әлеге очракларның икесе буенча да “Ак Барс Буа“ агрофирмасының ул вакыттагы хезмәтне саклау буенча инҗенеры Рамил Хисамов белдерүенчә, җитешсезлекләрне  бетерү өстенда таләп ителгәннәрнең күбесе башкарылган. Тик агрофирма территориясендә авария хәлендә, искергән корылмалар бар әле.  Шулай ук эшчеләр өчен ял итү бүлмәсе булдыру да сөйләшенгән.  Аның срогы 2015 елның 10 июненә билгеләнгән.
Былтыр булган 7 җитештерүдә бәхетсезлек очрагының өчесе генә әле бу. Күренгәнчә, берсе буенча да аларга китерүче сәбәпләр ахыргача бетерлмәгән. Җаваплы хезмәткәрләр әйтүенчә, эш финанслау чикле булуга килеп терәлә
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International