Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе һава торышының берникадәр үзгәрүен фаразлый.
Бүген, 6 май көнне, Татарстан районнарында һәм Казанда төньяк-көнчыгыштан искән җилнең көчәюе көтелә. Көчәйгән вакытта аның тизлеге секундына 15-17 метрга (Казанда – 15) кадәр җитәчәк. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр яву ихтималы да бар.
Һава температурасы бүген көндез Татарстан районнарында 10-15 градус җылы булачак. Казанда исә 10-14 градус җылы булуы көтелә. башкалада көчле җил, яшен булу ихтималы да бар.
7 майга каршы төндә аязучан болытлы һава торышы саклана. Көньяк районнарда яңгыр явачак. Төнге температура 2-7 градус җылы булачак.