Буалы Сергей Восканян Бөек Җиңүгә багышлап җыр язды

2015 елның 12 мае, сишәмбе
Әрмән милләтле һәвәскәр композитор һәм җырчы Сергей Восканян Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап җыр язды. Ул аны Украинаны азат итүдә катнашкан фронтовик әтисе Завен Армаисовичка һәм  һәлак булган ватандашларга багышлады. Яраланып һәм тиф белән каты авырып, әтисе 1944 елда сугыштан кайта. Аны җирле аксакал киңәше белән кызыл шәраб һәм брынза белән аякка бастыра.
Сергей Восканян Җиңү һәр милләт өчен уртак һәм  һәр иҗат кешесе бу изге Җиңү турында җыр язарга тиеш, дип саный. Аның Бөек Җиңүгә багышланган әлеге җырынсезгә дә тыңларга тәкъдим итәбез! Бәя биреп карагыз!

http://www.buinsk-tat.ru/tt/hbrl/item/5036-vaskanyan-pesnya.html
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International