Бер атна эчендә “Сезам” кибетен икенче тапкыр бастылар

2015 елның 12 мае, сишәмбе
8 майга каршы төндә билгесез затлар шәһәрнең Космовский урамындагы “Сезам” кибетен бастылар. Угрылар бу юлы сәүдә йортының ян тәрәзәсен ватып кергәннәр. Иң кызыгы 2 май иртәсендә “Сезам”ның ал тәрәзәсен алып, акча һәм спиртлы эчемлекләр алып чыкканнар гына иде. Буа районы буенча эчке эшләр бүлеге начальнигы Айрат Ханбиков әйтүенчә, караклар бу юлы да бина эченә җиңел үтеп кергәннәр. Тимер тәрәзә капкачларына күз буяу өчен генә диярлек эленгән йозакны, тәрәзәне ватып, кассадан 15 мең сум акча һәм спиртлы эчемлекләр алып чыкканнар. Каракларны эзләү бара. Шунысы билгеле, ул беренче очрак белән бәйле түгел.
Айрат Ханбиков белдерүенчә, кибет хуҗалары беренче урлаудан соң сабак алмаганнар, кисәтүләргә карамастан, кибетне сак астына тапшырмаганнар, ишек-тәрәзә бикләрен ныгытмаганнар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International