Каратэчы Аяз Хәсәнов – спорт остасына кандидат нормасын үтәде

2015 елның 12 мае, сишәмбе
Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәп укучысы Аяз Хәсәнов каратэ-Фудокан буенча Ульяновск өлкәсе беренчелеге һәм чемпионатында 16-17 яшьлекләр арасында беренче урын алды һәм көнчыгыш кара-каршы көрәшләре буенча спорт остасына кандидат нормасын үтәде.
Әлеге бәйгедә Ринат Хәсәновның башка шәкертләре дә уңышка ирештеләр.

 7 яшьлекләр арасында 2 номерлы лицей укучысы Данила Смирнов өченче, 8 яшьлекләрдән сэнсэйның (тренерның) үз улы, М. Вахитов исемендәге гимназия укучысы Азамат Хәсәнов беренче, аның сыйныфташы Рамазан Исхаков – икенче, 10 яшьлекләр арасында Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәптән Ирек Гайнуллин – өченче, 10-11 яшьлекләрдән гимназияле Раил Җамалиев – беренче, 12-13 яшьлекләр категориясендә лицей-интернаттан Риназ Гайнуллин – икенче, шуннан ук Фаил Баһаветдинов һәм  14-15 яшьлекләрдән 5 номерлы мәктәп укучысы Динар Вафин өченче булдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International