Өчпочмаклы хатлар килсә, гаҗәпләнмәгез

2015 елның 12 мае, сишәмбе
“Байрак” газетасы редакциясенә өчпочмаклы хат алдык. Фронттан түгел. Аны шәһәрдән Гөлназ апа Латыйпова хат ташучы Лариса Никифоровны мактап җибәргән.
Кайдан килгән өчпочмаклы конвертлар, дип белешә торгач, аңладык: аларны Бөек Ватан сугышы ветераннарына, фронтовиклар толларына һәм тыл хезмәтчәннәренә бер-берсен бәйрәм  белән котлау, аралашып хатлар салу өчен өләшкәннәр. Әлеге идеяның иниациаторы булган почта элемтәсе хезмәтчелеге өчпочмаклы конвертларга салган хатларның бернинди марка ябыштырмыйча да Россиянең теләсә кайсы ноктасына барып җитәчәгенә ышандыра.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International