Буада 10 май иртәсендә бер-бер артлы ике янгын чыкты

2015 елның 12 мае, сишәмбе

Янгын частена шәһәрнең Бебель урамында сарай яну турында беренче хәбәр төнге 3 сәгать 59 минутта килеп иреште. Санаулы минутлар эчендә бәла булган урынга килеп җиткән янгын сүндерүчеләр утны тиз йөгәнләделәр, аның таралуына юл куймадылар. Янгын нәтиҗәсендә сарайга һәм мунча түбәсенә зыян килде. 

Икенче янгын 7 сәгать 26 минутта Газ урамында чыкты. Монда шулай ук мунча белән сарай түбәсе янды. Ут мунчадан чыккан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International