Татарстан - Яңа гасыр” телевидениесе аша алып барылучы “Тамчы-шоу” интеллектуаль уенында гимназиябезнең “Зөһрә йолдыз” командасы Лениногорск шәһәренең 11 нче гимназиясе командасы белән зирәклектә, тапкырлыкта көч сынашты һәм җиңү яулап кайтты. Гимназия “йолдыз”лары – Мусина Камилә, Галимова Назлыгөл, Шәрәфетдинова Дамирәне һәм аларны уенга әзерләгән татар теле укытучыларын җиңүләре белән котлыйбыз!