Мангал әзер, тик шашлык сезоны ябык

2015 елның 19 мае, сишәмбе
Карлы авылында яшәүче ретро-автомобиль рәвешендә мангал ясаган. Тәмле шашлык кыздыр гына, әмма ярамый.  Республика, шул исәптән район территориясендә 15 апрельдән янгынга каршы аерым режим  кертелгән иде. Ул әле дәвам итә һәм шуңа күрә гражданнарга урманда булу, анда транспортта керү чикләнә. Учак яндыру, ягъни ачык ут кабызу анда гына түгел, болыннарда-кырларда да, биналардан һәм корылмалардан 50 метрдан кимрәк  ераклыкта да тыела.  Тыю шулай ук йорт тирәсендәге бакчаларда коры үлән, чүп-чар яндыруга да кагыла.  Әлеге чорда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен гражданнарга 2дән 4 мең сумга кадәр, вазифаи затларга 15тән 30 мең сумга кадәр, ә юридик затларга 400дән 500 мең сумга кадәр штраф яный. Карлыдан – 2, Алшихтан – 1, шәһәрдән 1 хуҗага штраф салынды инде. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International