Укытучыларның “мәктәп формасы” бар

2015 елның 21 мае, пәнҗешәмбе
Буа шәһәре мәктәпләре соңгы вакытта  укытучылары өчен бердәм кием модельләштерү белән мәшгуль булдылар.
Бертөсле сарафаннар, юбкалар, брюкалар һәм ак блузкалар кию “модасын” балалар бакчаларында эшләүчеләр чыгардылар. Бәйрәмнәрдә, тантаналарда бердәм “формадан” булу аларда инде бер елдан күбрәк практикалана. Ярты ел элек 1 номерлы мәктәп коллективы кызгылт көрән төстәге сарафаннар, юбкалар тектереп киде. Хәзерге вакытта Р. З. Сәгъдиев исемендәге, 5 номерлы мәктәпләр, 2 номерлы лицей коллективлары бердәм киемнәргә заказ бирделәр. Алада көндәлек мәктәпкә килү мәҗбүри түгел. Әмма тантаналарда, бәйрәмнәрдә, кизү торганда ул матур һәм стильле булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International