Түләүсез даруны ничек алырга?

2015 елның 21 мае, пәнҗешәмбе
“Балама 2 яшь. Еш авырыйбыз. Өч яшькә кадәр балаларга даруларны түләүсез алып була, диләр. Ничек итеп?
Наилә Зарипова.
Буа шәһәре.”.
Илсур Гарипов,  мәҗбүри медицина страховкалавы территориаль фондының буа шәһәрендәге филиалы директоры:
-63 номерлы Татарстан Респуликасы законы буенча 3 яшькә кадәрге балалар расланган исемлектәге дарулар белән түләүсез тәэмин ителергә тиешләр. Препаратларны халыкка түләүсез хезмәт күрсәтүне гамәлгә ашыручы теләсә кайсы дәүләт аптекасында алырга мөмкин. Яңа туган бала өчен аптечка да түләүсез җибәрелә.
Моннан тыш, 3 яше тулмаган балаларга Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты  раслаган авырулар исемлегенә кергән чире булганда табиблар рецепты буенча махсус сөт продкутлары һәм катнашмалары белән дә түләүсез тәэмин ителә алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International