Ренат Хәсәнов: “ Татарстанның каратэ Федерациясе рәисе Искәндәр Шагинның һәлак булуын зур югалту дип саныйм”

2015 елның 22 мае, җомга
Иртәнге 4 сәгать тирәсендәТүбән Новгород өлкәсе янындагы трассада Казанның бер төркем яшь каратэчылары Санкт-Петербургка каратэ ярышына барганда авариягә очрадылар.  Һәлакәттә 2003 елгы кыз бала, автобуска идарә итүче һәм Татарстанның каратэ Федерациясе рәисе Искәндәр Шагин һәлак булдылар. Буаның каратэ буенча танылган тренеры Ренат Хәсәнов спортчы хакында менә нәрсәләр сөйләде:
-Искәндәр Шагинның һәлак булуын бик авыр кичердем. Чөнки үземнең һәм укучыларымның уңышларында аның өлеше зур. Ул чын оста иде,Казанда Япониядәп кадәр осталар чакыртып безгә дәресләр бирде. Гомумән Татарстанда спортның әлеге төрен алга җибәрүче дә ул дип саныйм. Соңгы тапкыр без аның белән 2014 елда каратэ буенча Татарстан чемпионатында очрашкан идек. Буалыларның уңышларына сөенүен әйткән иде. Соңгы күрешүебез булган икән. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International