Узган атнада инсульт кичерүчеләр бермә-бер артты

2015 елның 27 мае, чәршәмбе
Үзәк дәваханәнең “Ашыгыч ярдәм” бүлегеннән алган мәгълүматларга караганда,  узган атнада 279 чакыру булган.
 10 кеше  инсульт белән дәвананәгә китерелгән. Ә аннан алдагы атнада 5 кешегә шундый диагноз куелган иде.

Табиблар инсульт кичерүчеләрнең кискен артуын яз көне организмга физик нагрузка күп булу белән аңлаталар. Бигрәк тә кан басымы уйнау белән интегүчеләргә куркыныч мондый хезмәтләр. Кышкы тыныч чордан соң бертөрле режимга күнеккән организм сәгатьләр буе җир казу, иелеп орлык чәчү, утау кебек эшләрдән стресс кичерә һәм нәтиҗәдә кан басымы кискен  күтәрелә. Табиблар бигрәк тә “гипертоникларга” бу чорда сәламәтлекләренә сак карарга чакыра.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International