Буа икмәк заводында мич җимерелү сәбәпле әлегә булкалар пешерелми

2015 елның 27 мае, чәршәмбе
Кичә эштән өйгә ашыгучы буалылар икмәк кибетләрендә ассортиментның ярлылыгына тап булдылар. Ефремов урамындагы вагон-кибеттә кичке 7 сәгатьтә инде ипи юк иде. Икмәк заводыннан  алган мәгълүматларга караганда,  булкалар пешерә торган мич җимерелгән һәм аны тиз арада гына төзәтеп булмый. Чөнки кирәкле запас частьне таба алмыйлар. Шулай да үз продукциябездән бизмәскә чакыра хезмәткәрләр. Арыш һәм югары сортлы оннан пешерелүче ипи кибет киштәләреннән бетмиячәгенә ышандыралар. Булкалар пешерү миче җайг салынгач, аларның барлык төрдәгесе дә кабат сатуга чыгачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International