Халыкара балаларны яклау көне Буа шәhәренең үзәк мәйданында үткәрелде. Халыкка комплексы ярдәм күрсәтү үзәге “Гармония” белгечләре бу бәйрәмгә “Яшьүсмер” hәм “Салават күпере” әгъзаларын чакырдылар. Алар өчен кызыклы hәм мавыктыргыч программа әзерләнде.
Балалар бәйрәм концерты караганнан соң, асфальтта рәсем ясау конкурсында катнаштылар. Бәйрәмнең иң югары ноктасы булып, мавыктыргыч уеннар торды. Балалар бигрәк тә “Мин беләм, мин яратам”, “Авызыңна ачып торма”, “Кар йомгагы” уеннарында актив катнаштылар.
Бәйрәм ахырында hәр бала бүләкләргә ия булды.