Буада озынборыннарны кыралар

2015 елның 3 июне, чәршәмбе
Сиздегезме? Быел шәһәр эчендә очучы   озынборыннар эреләнде һәм күбәйде. Белгечләр әйтүенчә, әлеге бөҗәкләр коры елларда күбрәк үрчиләр. Татарстан Республикасында “Гигиена һәм эпидемиология үзәге” федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең  Буа, Чүпрәле, Апас районнарындагы филиалының табиб-эпидемиолог ярдәмчесе Гүзәлия Шәрәфетдинова белдерүенчә, район территориясендә малярияле озынборыннарга, талпаннарга каршы препаратлар сатып алуга республика бюджетыннан ел саен акча бүлеп бирелә. Аның хисабына быел район территориясендәге елга-сазлык буйлары чебен-черкиләргә, озынброыннарга каршы ике тапкыр “Бактецид” препараты белән эшкәртелде. Киләсе эшкәртү 4 июньгә   планлаштырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International