Шәһәрнең Вахитов һәм Вокзал, Колхоз урамнары киселешендәге светофорны бәрдерделәр

2015 елның 16 июне, сишәмбе
Якшәмбе кичендә, 20 сәгатьләрдә исерек хәлдәге 1987 елгы буалы идарә иткән “Форд Фокус” автомобиле Колхоз урамы белән Вахитов урамы чатында торган светофорны бәрдерде. Йөртүченең үзенә зыян килмәгән, автомобильдә азрак җимереклекләр бар. Транспорт штраф-стоянкага куелган. Ә световор эштән чыккан. Шул сәбәпле, ДТПдан соң һәм икенче көнне иртәнге якта әлеге тыкрыкта автомобильләр хәрәкәте светофорлар белән көйләнмәде, алар сүнгән килеш торды. ЮХИДИ хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, светофорны дүшәмбе ясауга керешәчәкләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International