Төньяк бистәдә өйгә елан кергән

2015 елның 16 июне, сишәмбе
Районда еланнар күбәйде. Шәһәрнең Төньяк бистәсендә яшәүчеләр өйгә тузбаш керүе турында да хәбәр иткәннәр. Охшаш хәл Килдураз авылында һәм шәһәрнең Свердлов урамында да булган дигән мәгълүмат бар. Соңгы ике очракта чакырылмаган “кунак”ның тузбашмы, агулы кара еланмы икәнен белмичә калганнар.

Сүз уңаенна, тузбашның да, агулы еланның да  уртача озынлыгы 0,8-1 метр була. Сирәк кенә 2 метрга җитәргә мөмкин. Төп аерма шунда – тузбашның баш артында бер-берсенә симметрияле сары, әфлисун, аксыл төстәге ике тап була. Ә кара еланда  ул юк, аның каравы баш түбәсендә өч калку  җире бар. Өстендә караңгырак төстәге зигзагсыман  рәсем була. Ә гәүдәсе төсе төрлечә соры, кара-соры зәңгәр, ал, шәмәхә була. Тузбашның гәүдәсенең өске өлеше соры кара, көрән, кара, аскысы ачыграк төсләрдә була. Ике төр елан да урман, күл ярында, болында, сазлыкта, ташландык төзелеш урыннарында йөрергә яраталар.

Экологлар фикеренчә, еланнар күбәюгә сөенергә генә кирәк, бу мохитнең чистаруы турында сөйли. Димәк еланнар белән янәшә бер-береңә зыян салмыйча яшәргә өйрәнергә кирәк. Тузбаш та, кара елан да кешегә беренче булып һөҗүм итмиләр, киресенчә, качу ягын карыйлар. Китеп өлгерә алмасалар, үз-үзләрен якларга керешәләр: башларын алга җибәреп ысылдыйлар, бу да алым да ярдәм итмәсә, сасы ис чыгаралар. Тузбашның икенче төр саклану чарасы бар, ул үлгән булып кыланырга мөмкин, ә кара елан кискен хәрәкәт ясаганда һөҗүм итә. Белгечләр елан очраганда кискен хәрәкәтләр ясамаска, табигатькә чыкканда резин итекләр кияргә киңәш итәләр
Әлегә районда үзәк дәваханәнең “Ашыгыч ярдәм” бүлегенә елан тешләве белән беркем дә мөрәҗәгать итмәгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International