Р. Люксембург урамындагы йорт артындагы сарайларны сүтәләр

2015 елның 16 июне, сишәмбе
Р. Люксембург урамындагы 173 номерлы йорт артындагы сарайларны сүтәләр. Анда яшәүчеләр торак-коммуналь хуҗалык  хезмәткәрләре килгәнче аларның түбәләрен, такталарын каера, кирпечләрен аера башладылар. Сүтү якшәмбе өмәсе төсе алды.
Бушап калган урында яңа күпкатлы йорт салу планлаштырыла. Ә балконы да, подвалы да булмаган ике катлы йортта яшәүчеләр хәзер вак-төяк хуҗалык әйберләрен куеп тору өчен сүтелгән сарайлар урынына яңаларын салганны көтәләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International