М. Вахитов исемендәге гимназия укучысы бер ел Америкада яшәп кайтты

2015 елның 17 июне, чәршәмбе
Татар Буасы авылында яшәүче Зилә Йосыпова унынчы сыйныфны тәмамлагач “Flex” тәҗрибә уртаклашу буенча Америка программасы буенча бер елга океан артына яшәргә киткән иде.

 Кыз Америкада Көньяк Дакота штатында Доссетлар гаиләсендә торып, 12 сыйныфлы мәктәпнең унберенче сыйныфында укыган. Зилә кечкенәдән инглиз теле белән кызыксына, тугызынчыдан соң дәүләт йомгак аттестацияләвендә инглиз теле сайлап, 90нан күбрәк балл җыя. Программада җиңү өчен кыз өч турны уңышлы уза һәм республикадан 15-16 кеше арасында Америкага юллама ала.


Шушы көннәрдә Зилә Америка белән саубуллашып кайтты. Ул сентябрьдән кабат үз гимназиясендә унберенче сыйныфта укыячак. Ә Америкадагы бер еллык тормышы турында тулырак материалны “Байрак”ның 19 июнь санында укырсыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International