Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Буа муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
БУА РАЙОНЫ ҺӘМ БУА ШӘҺӘРЕ ТАРИХЫ
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Яшь гаиләләргә торак
"Якты Алан" торак комплексы
Районның инвестиция паспорты
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары
Район тормышы
Кире элемтә
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Илкүләм проектлар
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Электрон хезмәтләр
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль (күзәтчелек)
Статистик мәгълүмат
Бюджет
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәш
Буа муниципаль районы комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Халык дружиналары
Инициатив бюджетлаштыру
Буа муниципаль районының иҗтимагый советы
Ситуацион үзәк
«Сугыш хатын–кыз йөзе түгел»
Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман
Өлкәннәр көне
Муниципаль-хосусый партнерлык
«Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет – кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Элемтәгә чыгу өчен мәгълүмат
Законнар һәм нигезләмәләр
Мөрәҗәгатьләрнең, гаризаларның билгеләнгән рәвешләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының социаль өлкә инновацияләре үзәге
Татарстан Республикасы коммерциягә карамаган оешмалар порталы
«Матбугат хезмәте»
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Элемтәләр
"Байрак" ("Знамя, Ялав") газетасы
Документлар
Прокурор җавабы актлары
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КОНСТИТУЦИЯСЕ
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Статуслы документлар
Документлар проектлары
Буа муниципаль районы Советы карарлары
Буа муниципаль районы башлыгының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Буа муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Халык өчен мәгълүмат
Илкүләм террорчылыкка каршы комитет хәбәрчесе
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Норматив-хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза
Шәһәр төзелеше
Муниципаль районнар
Буа муниципаль районы
Канаданың Монреаль шәһәренең татар җәмгыяте рәисе Буадагы гаиләдә кунакта булды
2015 елның 30 июне, сишәмбе
Шәһәрнең Карл Маркс урамында яшәүче Гөлфия һәм Мөхәррәм Әхмәтшиннарда бик кызыклы кунак белән очрашу насыйп булды – Зилә Миргалиева Канададан, Монреальдан, шушы шәһәрдә татар җәмгыяте рәисе булып тора. Менә табыш! Милләттәшләрнең океан артында ничек яшәүләрен сөйләтергә шунда ук “тел кычытырга” тотынды. Бәхеткә, Зилә ханым бер ди-гән әңгәмәдәш булып чыкты.
Иң мөһиме – елмаерга
Оренбург өлкәсенең Понамаревка районында туган, Казанда үскән Зиләгә Канадага китеп урнашу уе педагогия иститутының чит телләр факультетын тә-мамлагач килә. КАИ чыгарылышы ире Ленарның дусты күптән Канададан сә-ламнәр җибәрә ич. Чит ил-дә беренче вакытта ул үзендә сыендырды да. Канадада үзләшеп китәсе җи-ңел түгел, мәсәлән, беренче көннән үк яшәү урыны кирәк, ә торак арендалау өчен – түләргә сәләтле бу-луыңны расларга. Миргалиевлар фатирга кергәндә Кытай татары түли алуга гарант булып торган иде. Чит җирдә милләттәшләр бер-берсенә бик теләп булышалар. Зиләгә французчасы бик шома булуның да ярдәме тиде, аның өчен бу “визит карточкасы” булды хәтта. Канадада белем эс-тәп, маркетинг һәм администрацияләү буенча икенче диплом алды. Банкка эшкә урнашты. Хәзер ул анда дәрәҗәле белгеч. Үз йортларын салдылар.
-Тормышыбыз җитеш, хез-мәт хакы зарланырлык тү-гел. Кандада кешеләр таныш түгелләрме, танышлармы, бер-берсенә елмаялар. Кәеф иң төшкән чакта да йөзгә елмаю “элеп” яшәп ятабыз - ди әңгәмә-дәшем.
Дүрт тел белүче балалар
Әниләре кырында уйнап йөрүче кызчыклар Аделя белән Камилә мине тагын да гаҗәпләндерделәр. Алар берьюлы дүрт телдә – татарча, русча, французча, инглизчә иркен сөйлә-шәләр. Аделя татарча “Бә-хеттә, шатлыкта” җырының барлык куплетларын җырлап чыккач, түзмәдем:
-Үзегез Казаннан, балаларыгыз, гомумән, Канадада туган, ә татарча матур итеп сөйләп торалар. Моңа ничек ирешә алдыгыз? – дип сорыйм.
-Балалар белән бакчага биргәнче өйдә гел татарча сөйләштек, җырлар тыңладык, аралашканда кыен булмасын, дип “садик” алдыннан гына русчаны өй-рәттек. Алар бу яшьтә лакмус кәгазе кебек – барысын да тиз сеңдерәләр, - ди Зилә ханым.
Камилә бакчага гына йөри, Аделя укучы инде. Бу илдә мәктәпкә биш яшьтә нуленчы сыйныфка баралар. Балалар 12 яшькәчә башлангыч сыйныфта укыйлар. Алтынчыга барырга яңадан имтиханнар тапшырырыга кирәк. Мәктәп чыгарылышлары туры колледжга баралар, аннары вузга.
-Безнең мәктәптә махсус атналыкта төрле илләр тарихы өйрәнәләр. Мин Татарстан белән таныштырдым, татарлар турында сөйләдем, - дип елмая Аделя.
Татар Канадада да Сабантуй ясый
Монреаль татарлары җәм-гыяте рәисе буларак, Зилә ханым милләттәшләребезнең чит илдә ниләр майтаруы турында сөйлә-ми кала алмады.
-Быел Монреальда 21нче Сабантуй уздырдык. Аны “Шалкан” әкияте сценариена нигезләп ясадык. Бик кызык булды. Җырладык-биедек, уеннарда катнаштык. Татарлар җыелып, Корбан бәйрәмен, Г. Тукай туган көнне билеләп үтә-без, чәк-чәк бәйрәмнәре оештырабыз. Бәйрәмнәр татар, рус, инглиз телләрендә алып барыла. Татар ашлары пешереп киләбез. Төрле илләрдән җыелган милләттәшләр бер-берсен сыйлыйлар. Өйдә мин татар милли ашларын еш пешерәм. Күптән түгел чәк-чәк ясарга өйрәндем, - дип елмая әңгәмәдәшем.
-Җирле халыкка татар өч-почмакларын ашатканыгыз бармы соң. Аларга ошадымы? – дип сорыйм аннан.
-Дөресен әйткәндә, канадалыларның үз кухнялары бик ярлы. Алар чит илдән иң тәмле рецептларны үз-ләштерәләр, Азия, Кытай кухнясын яраталар. Ә безнең өчпочмаклар белән, миңа калса, теләсә кайсы чит ил кешесен яулап бу-ла, - дип шаярта Зилә ханым. Моның белән килешми булмый.
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
3
апрель, 2026 ел
Авыл хуҗалыгында эшләүнең озак стажы өчен 40 меңнән артык татарстанлы өстәмә акча ала
2026 елда Татарстан Республикасында мондый түләүне 40 515 кеше ала. Өстәмә түләүләр картлык яки инвалидлык буенча хезмәт пенсиясенә кертелгән фиксцияләнгән түләүнең 25% ын тәшкил итә. Әлеге өстәмә түләүне исәпкә алып, төбәктә пенсия белән тәэмин итүнең уртача күләме 29 184,98 сумга җитә.
31
март, 2026 ел
2026 елның 1 апреленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Алмашынучан болыт. Явым-төшем сизелерлек түгел. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил төньяк-көнчыгыштан 5-10 м/с.
Төзелеш материалларын ничек сайларга һәм үз хокукларыңны бозмаска
Ремонт һәм төзелеш сезоны башлану белән безнең белгечләр сыйфатсыз төзелеш һәм бизәү материаллары сатып алуга бәйле гражданнар мөрәҗәгатьләренең артуын теркиләр. Исегезгә төшерәбез, әлеге категориядәге товарларны сайлау аерым игътибар таләп итә, чөнки аларның сыйфатына торакның эстетикасы гына түгел, гражданнарның сәламәтлек иминлеге дә бәйле.
Ислам финанславы буенча экспериментка Татарстаннан күбрәк беркем дә әзер түгел
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте ислам финанславын Россиянең берничә төбәгендә бу юнәлештә эксперимент үткәрү турында карар кабул ителгәнче үк актив рәвештә алга этәрде, мөфтият шактый тәҗрибә туплады. Бу хакта «Партнерлык финанславы буенча экспериментны гамәлгә ашыруда Татарстан Республикасының катнашуы турында» брифингта ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз