Республика сулыкларында көн саен диярлек өч кеше батып үлә

2015 елның 1 июле, чәршәмбе

Җәйге челлә көтмәгәндә килеп чыккан көчле давыллары белән генә түгел, су корбаннары белән дә куркыныч. Ел башыннан бирле республика сулык­ларында 62 кешенең гомере өзелгән. Шуларның 4се – балалар.

Яшел Үзән, Нурлат, Чистай, Түбән Кама районнары белән Чаллыда су керү сезоны башланганнан бирле – 5әр, Лаеш һәм Әлмәттә – 3әр, Сарман районында 2 кешенең гомере өзелгән. Хәтта соңгы елларда бу яктан тыныч яшәгән Әтнә районында да бер су корбаны теркәлгән. Бәхеткә каршы, әлеге статистикада буалылар юк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International