Буадагы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе йөртүчеләр укытмаячак

2015 елның 3 июле, җомга
Узган көз Россиядә автомәктәпләргә карата таләпләр катгыйлангач, аларның күбесе яңадан эшләп китә алмады. Буадагы лицей-интернат базасындагы балалар-яшүсмерләр автомәктәбе дә шул сәбәпле эшчәнлеген туктатты – аның яңа таләпләргә җавап бирерлек автодромы юк.  
Район ЮХИДИ бүлекчәсенең теркәү һәм имтихан алу бүлеге начальнигы Илдар Гыймалтдинов белдерүенчә, ветеринария техникумының, РОГО (ДОСААФ), “Автомобилист” автомәктәпләре  калачак. Әгәр дә ДЮАШ киләчәктә барлык таләпләргә җавап бирүче автодромын булдырса, ул да эшчәнлеген дәвам итә алачак. Автомәктәпләрдә укытуга кагылышлы барлык яңалыклар турында “Байрак”ның 3 июль санында укый аласыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International