Буада 4 кешене талпан тешләде, арада 5 яшьлек бала да бар

2015 елның 10 июле, җомга
Үзәк дәваханәнең “Ашыгыч ярдәм” бүлеге биргән мәгълүматларга караганда, зыян күрүчеләрнең икесе хатын-кыз, берсе - ир-ат, берсе - бала.

 Сабыйны талпан урамда уйнаганда тешләгән, ә бер хатын-кызны Татар Буасы авылы янындагы урман полосасында. Аларның барысына да медицина ярдәме күрсәтелгән. Талпаннар энцефалитлы булмаган, әмма барыбер тәннән чыгарылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International