Бәрәңгене һәм томатны коткарыгыз! Фитофтороздан.

2015 елның 15 июле, чәршәмбе
Озак көткән яңгырлар ява. Аның күп үсемлекләргә файдасы зур. Тик зыяны да юк түгел – бигрәк тә бәрәңге һәм томат өчен. Көчле яңгырлар һәм салкынча һава торышы аларга куркыныч янаучы фитофтороз таралу өчен менә дигән шартлар тудыра.

 Шуңа да бәрәңге-помидорларны коткарырга ашыгыгыз. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлегенең игенчелек буенча консультанты Хәмит Гыйматдинов тиз арада аларны фитофторозга каршы көрәшүче составында бакыр булган препаратлар – ридомил, поликарбоцин, оксихом, купрозан, калган һәм башкалар белән эшкәртергә киңәш итә. Моны сезонга 4-5 тапкыр һәр 7-10 көн саен эшләргә кирәк. Соңгы эшкәртүне уңышны  җыярга 20 көн кала эшләү мәслихәт. Тагын өлгереп килүче яшел помидорларны тозлы су белән эшкәртергә дә ярый – моның өчен 1 чиләк суга 1 стакан тоз алына. Өзеп алынган сәламәт помидорларны 1,5-2 минутка 60 градус тирәсе кайнарлыктагы суга салып тору коткарачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International