Акцизы булмаган Казахстан аракысын Буадан уздырмадылар

2015 елның 15 июле, чәршәмбе
12 июльдә полицейскийлар Чуашстаннан килүче ике автомобильне тоткарлыйлар. Беренчесен – “ВАЗ-21099” автомобилен  төнге икенче сәгатьтә Буа – Яльчек юлында туктаталар. Батыр районныннан килгән әлеге автомобильнең багажнигында акцизы булмаган 76 шешә Казахстан аракысы табыла. Икенчесе Казан – Ульяновск автоюлында “эләгә”.  Яльчек районыннан килгән “ВАЗ-2104” автомобилендә  7 шешә шундый ук аңлаешсыз чыгышлы Казахстан аракысы алына.

7 июльдә исә полицейскийлар “Контроль сатып алу” операциясе барышында 1940 елгы буалының өеннән алкогольле эчемлек сатып алу фактын теркиләр. Аннан алынган спиртка охшаш эчемлек Казанга эксперизага җибәрелгән. Әгәр дә тикшерү әлеге эчемлекнең кеше гомеренә зыянлы икәнлеген күрсәтсә, сатучыга карата җинаять эше кузгатылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International