Россия Президенты Владимир Путин "Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатларын сайлау турында"гы Федераль канунның 5 нче һәм 12 нче маддәләренә үзгәрешләр кертү турында"гы Федераль канунга кул куйды.
Әлеге канун Дәүләт Думасы тарафыннан 3 июльдә кабул ителеп, 8 июльдә Федерация Советы тарафыннан хупланган. Аның нигезендә, Дәүләт Думасы депутатларын сайлау көне 2016 елның декабренең беренче якшәмбесеннән шул ук елның сентбярь ае өченче якшәмбәсенә күчерелә.