Тыңлагыз, “Буа FМ” сөйли. Тиздән Буада радиостанция ачыла

2015 елның 20 июле, дүшәмбе
Озакламый Буа районы һәм шәһәре территориясендә 102.3 МГц ешлыгында трансляцияләүче “Буа FМ” радиосы үз тапшыруларын башлаячак.  Ул тыңлаучыларга район хәбәрләрен ирештереп торачак, шулай ук мәдәни-агарту, музыкаль-күңел ачу тапшырулары булачак.

 Бу уңайдан “Байрак” район газетасы редакциясе татар һәм рус телләрен камил белгән, югары белемле, коммуникабельле, сөйләме төзек булган хәбәрче-алып баручы эзли.

 Үзегезнең резюмены Буа шәһәре, К. Маркс урамы, 62 йорт адресы буенча редакциягә китерә аласыз. Белешмәләр өчен телефоннар: 3-19-73, 3-53-33.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International