Иртәгә Буага Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның килүе көтелә

2015 елның 20 июле, дүшәмбе
Республика лидерының Буага эшлекле визиты 15.30 сәгатькә планлаштырыла.

 Аның барышында ул шәһәрнең Көнбатыш бистәсендә яңа төзелгән 140 урынга исәпләнгән “Светофорик” балалар бакчасын, “Авангард” агрофирмасының сугым цехын  тантаналы  ачуда катнашырга тиеш.
 Сугым цехында сәгатенә 10 баш мөгезле эре терлек, 60 баш дуңгыз  эшкәртеләчәк, казылык, пилмән дә җитештереләчәк, 150 кешегә эш урыны булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International