“Президент белән бергә” хәрәкәте активистлары ике өр-яңа интернет-проект (dostizheniya.ru һәм vmeste.tatar) тәкъдим итте. Аларның максаты бер – “Президент белән бергә” хәрәкәте турында сөйләү, һәр татарстанлының анда кушылу мөмкинлеген булдыру, Татарстан казанышлары белән таныштыру.
Чыннан да, dostizheniya.ru сайты интернет кулланучыларны Татарстан казанышлары белән таныштыра. Монда республикада актив кертелә торган яңа технологияләр, кунакчыл ягыбызның талантлы кешеләре турында мәгълүмат алып була.
- Әлеге сайт һәркем өчен: татарстанлыларга да, республикада яшәмәүчеләргә дә кызыклы булачак. Бүгеннән башлап 6 сентябрьгә кадәр конкурс игълан ителә. Аның нигезләмәсе буенча, теге яки бу дәрәҗәдә Татарстанның үсешенә өлеш керткән дип санаган кеше үзе турында мәгълүмат җибәрә ала. Җиңүчеләргә бүләкләр дә каралган, – дип белдерде журналистларга “Президент белән бергә” хәрәкәте активисты, “Бердәм Россиянең “Яшь гвардиясе” төбәк бүлеге җитәкчесе Ксения Владимирова.
Бу интернет-проект 9 тематик рубриканы үз эченә ала. Алар арасында “Лидерлык һәм үсеш”, “Инновацияле Татарстан», «Акыллы Татарстан», «Икмәкле Татарстан», «Интеллектуаль Татарстан», «Талантлы Татарстан», «Уңайлы Татарстан», «Спортлы Татарстан», «Кунакчыл Татарстан» дигәннәре бар. Бу ресурста кулланучылар белән элемтә функциясе дә бар. Һәр теләгән кеше анда үз фикерен калдырырга мөмкин.
Икенче сайт - vmeste.tatar сайты dostizheniya.ru сәхифәсенең дәвамы булып тора. Ул социаль челтәргә охшаган. Монда үзеңнең фикердәшләреңне дә табарга мөмкин. Сайттагы Татарстан картасында тиздән республикабызда булачак чаралар билгеләнгән. Алар арасыннан үзеңә ошаганын сайлап, шәхси календереңне дә булдырырга мөмкин. “Президент белән бергә” хәрәкәте активисты, “Татарстан Республикасының Иреклеләр хәрәкәте үсеше үзәге” директоры Анна Синеглазова белдергәнчә, сайтта якын арада булачак башка чараларны да беркетеп була. Моннан тыш, сайтта теркәлеп, анда башка социаль челтәрләр аша да кереп булачак. Социаль челтәрләрдә #мыможем #мывместе #вместеспрезидентом дигән хэштеглар белән урнаштырылган фотографияләр дә шушы сайтка куелачак.
Әлеге сайтлар турында матбугат конференциясенә килгән журналистлар оештыручыларга сорауларын да бирде. Әлбәттә, беренче сорау проектларның татарча булу-булмавына бәйле иде. Сайтларны оештыручылар тиздән аларның татарча вариантлары да пәйда булачак, дип ышандыра. “Президент белән бергә” хәрәкәте координаторлары аларның проектлары ярдәмендә Татарстан халкы республикада булачак чаралар турында күбрәк белер, дип өметләнә. “Республиканың казанышлары – ул Татарстан халкының казанышлары. Ә бу мәгълүмат беркайчан да артык була алмый”, – ди бертавыштан хәрәкәт активистлары.
Хәзерге вакытта социаль челтәрләрдәге фикер алышуларда еш кына начар сүзләр дә күреп була. “Президент белән бергә” хәрәкәте вәкилләре мондый хәлнең үзләренең сайтларында булуын теләми. Шул сәбәпле, хәзерге вакытта сайтларда кире элемтә функциясе генә булдырылган.
Источник: http://intertat.ru/tt/society-tt/item/46561-tatarstan-kazanyishlaryi-yaңa-saytlarda.html