Казанда чемпионат старт ала. Буалылар күрергә бара
2015 елның 24 июле, җомга
Бүген Казанда су спорты төрләре буенча XVI дөнья чемпионатын ачу тантанасы була. Анда Казанга эшлекле визит белән килгән Россия Президенты Владимир Путинның да катнашуы көтелә.
Ул “Татнефть–Арена” спорт сараенда “Пилигрим” шоу-тамашасы белән ачылачак. Грандиоз су тамашасын композитор Игорь Крутой музыкаль бизи. Чемпинатны ачу тамашасы 26 июльдә башлап тагын 8 тапкыр кабатланчак. Якшәмбе көнне Буадан күп балалы гаиләдән һәм гаиләгә тәрбиягә алынган барлыгы 60 бала да тамаша күрергә барачак.
Чемпионатның рәсми сайтында ярышлар расписаниесе һәм билетларны броньлау мөмкинлеге бар. Сайлап алу максатында ярыш көннәрендә билет бәяләре 50-150 сум тирәсе булачак, ә ярымфинал, финал чыгышларын карау күпкә кыйммәт – 500дән 1500 сумга кадәр җитәчәк.