Буада “Физкультурачы көне” спорт бәйрәменә әверелде

2015 елның 10 августы, дүшәмбе
Бүген “Батыр” спорт мәктәбендә район күләмендә “Физкультурачы көне” билгеләп үтелде. Анда төрле яшьтәге балалар һәм яшьүсмерләр стритболда, мини футболда, өстәл теннисы уеннарында, ГТО нормаларын  үтәүдә көч сынаштылар. Район башкарма комитеты житәксесенең спорт һәм туризм бүлеге белгече Гөлия Козырева, “Батыр” мәктәбе директоры Ленар Вәлиуллин  барысын да бәйрәм белән котлап, ярышларда катнашучыларга уңышлар теләделәр. "Бердәм Россия" сәяси партиясе белән берлектә "Без сәламәт. Кушылыгыз." девизы астында узды ул бәйрәм.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International